|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2023 Хәвеф-хәтәр
Янгын чыгып, бик нык пешкәнБашкортстанда күңелсез хәл. Кичә кич УМПОның 39нчы санлы коллектив бакчасында торак йортка ут капкан. Янгын сүндерүчеләр бу хакта белеп, 9 минут үтүгә вакыйга урынына килеп җиткән. Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре берничә минуттан 50 кв метр мәйданда дөрләгән янгынны сүндергән. “Янгын нәтиҗәсендә 1984 елгы ир каза күргән. Аның муены, гәүдәсе, башы, кул-аяклары һәм югары сулыш юллары нык пешкән”, – дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Янгын мичне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккандыр дип фаразлана.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|