поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.12.2023 Язмыш

“Соединяю”диюгә әни дип кычкырдым да елап та җибәрдем

Соңгы кыңгыраудан соң авыл белән саубуллаштык та төрлебез төрле якка таралды. Әни белән документларны институтка илтеп бирдек. Икенче көнне үзем вокзалны табып, әнине авылга озатып җибәрдем.

Тулай торакта да, шәһәрдә дә таныш булмаган йөзләр. Бик авыр, моңсу чаклар... Ун көн әзерлек курсларында укыдык. Аннары имтиханнар бирергә кирәк. Хат язарга адрес юк әле, кызлар белән утырабыз да елыйбыз. Алар күбесе якын тирәдән, авыз алдау өчен булса да бушрак вакытта кайтып китәләр.Безнең кебек Кама аръягыннан килүчеләр бик еш кайта алмый шул:ерак,акча капчыгы буш.

 
Тулай торакның беренче катында “Переговорный пункт”бар. Заказ биргәч тә ике көн көтәсе.Ул ике көн ике ел кебек тоела инде. Мин кабинага кереп  операторга көтеп торуымны әйттем. Авылда да әни нәкъ шулай эшләргә тиеш. Ул урам башында торучы Сания апаларга керә. Ул вакытта авылда 8-9 йортта гына телефон бар. Рәхмәт яусын аларга, үзләре бер дә кире борып чыгармадылар. Ул телефон тавышын көткәндә йөрәгең күкрәгеңнән чыгып төшә, авызларың кибә инде менә. Кайчан булыр? Әниемә ни диярмен? Сеңлем ияреп керер микән?
 
Менә телефон шалтырый һәм оператор беркем дә переговорга килмәгәнлеге турында әйтә. Дөньялардан китеп барасың инде менә. 250 чакрымны йөгереп кайтырдай буласың. Бертуктамый ярты сәгать еладым мин шул көнне.
 
Икенче көнне тагын тагын переговорга заказ бирдем. Тагын мәңгегә сузылган ике көн. Бу юлы ярты сәгать алдан төшеп утырдым. Менә ул мин көткән звонок. Кабинага очып та кердем, оператор “Соединяю”диюгә әни дип кычкырдым да елап та җибәрдем. Әни тегеннән елый, мин моннан елыйм. Тавышы шундый ерак ишетелә, Кавказ таулары артыннан сөйләшәмени?! Елый-елый 10 минутның 6-7 минуты үтеп тә китте. Күз яшьләремне сөртеп телефон трубкасына  карасам, ни күрәм:т рубканың астын өскә тотканмын бит! Шуның өчен ишетелмәгән инде ул. Әле бит алыштырып тоттым да, “кара, бу болай яхшырак ишетелә икән”,-димен. Адәм имгәге булганмын ләса... Еллар үткәч бу хәлләрдән көлдек тә, ул чакта бик мөшкел иде хәлләр.
 
Тагын бер танышым телефонга ярты сәгать елаган. Егетен ташлап башка кешегә кияүгә чыкты ул. Кияү булмакчыга кат-кат егете барлыгын тукып торса да, тегесе туган абыйлар-апаларын яучы итеп җибәрә. Кыз балага начар исем кирәкми бит инде, кияүгә  чыгарга риза була. Килеп туган хәлгә аек күз белән карый. Ләкин ерактагы егеткә ничек аңлатасы соң? Кияү белән переговорный пунктка баралар.
 
Кыз трубканы алып өч сүз дә әйтә алмый,е ларга тотына. Шулай итеп телефон трубкасына аз да түгел, күп тә түгел, ярты сәгать елый. Ак белән караны аерган кияү дә сабыр гына көтеп тора. Нәрсә-нәрсә, ләкин телефон трубкасы беркем белмәгән серләрне үзенә сеңдергәндер әле. Күпме язмышларны хәл иткәндер гади телефон, күз яшьле телефон. 
 
Каләмгөл
Адресым,исемем редакция өчен генә
Фото: freepik.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 27.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»