|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2023 Җәмгыять
Казанда торак йортта газ шартлауның якынча сәбәбе билгеле булдыКазанда Гудованцев урамында гадәттән тыш хәлнең сәбәбе газ приборын, ягъни газ плитәсен саксыз куллану булган. Бу хакта Мәскәү районы идарәче компаниясенең баш инженеры Павел Карунин белдерде, дип яза Татар-информ. Ул хәбәр иткәнчә, Гудованцев урамындагы 31нче йорттагы фатирда газ-һава катнашмасы шартлавы аркасында тартылган түшәм һәм торак бүлмәнең тышкы пыяласы зыян күргән. Шулай ук берничә фатирда ут сүндерелгән.
«Барлык тикшерү гамәлләреннән соң безнең тарафтан үзәк җылыту системасын торгызу оештырылачак. Кызганычка, астагы фатирларны су басты, шуңа күрә тулысынча кипкәнче аларда электр уты сүндерелгән. Фатирлар тулысынча кипкәннән соң ревизия үткәрелә һәм электр уты җибәреләчәк», - дип билгеләп үтте баш инженер.
Шулай ук ул белдергәнчә, якынча мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәл килеп чыгуга газ приборы, нәкъ менә плитәне саксыз куллану сәбәп булган.
«Фатирны арендалап торучы ашарга әзерләгәндә краннарны бутап ачкан булырга мөмкин», диде Павел Карунин.
Искәртик, бүген Гудованцев урамындагы йортларның берсендә газ-һава катнашмасы шартлады. Нәтиҗәдә фатир яллап торучы 39 яшьлек ир-ат зыян күргән. Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү буенча җинаять эше ачылган.
--- |
Иң күп укылган
|