|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2023 Җәмгыять
Күпбалалы Мәрдановлар гаиләсенә яңа йорт ачкычлары тапшырылды (ФОТО)Шушы көннәрдә күптәннән көтелгән вакыйга узды. Яшел Үзән районының Большие ключи авылында яшәүче күпбалалы Мәрдановлар гаиләсенә яңа йорт ачкычлары тапшырылды. 2023 елның 24 июнендә янгын нәтиҗәсендә гаилә йортсыз кала. Ләкин уртак тырышлык, кешеләрнең ярдәме белән Мәрдановлар яңа йортлы булдылар. “Бүген минем белән булган һәрберегезгә, акча җыюда катнашкан һәркемгә, төзелеш материаллары белән ярдәм иткән, йорт төзелешенә катнашы булган һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм. Яшел Үзән районы администрациясеннән, район башлыгыннан - Михаил Афанасьевтан зур ярдәм күрсәтелде. Һәркемгә бәхет, гаилә иминлеге телим”, дип белдерде “Ханский дом” төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов.
--- |
Иң күп укылган
|