поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.12.2023 Мәдәният

Бүген Әсхат Сафинның тууына 80 ел (ТАРИХИ ФОТОЛАР)

26 декабрьдә заманында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә биюче, 1989–2003 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры булган, үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкарган сәнгатькәр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әсхат Зөфәр улы Сафинны искә алабыз. Аның тууына 80 ел булды.

Ул Ижевск шәһәрендә туып үсә. 1962 елда үзенең иҗади эшчәнлеген Удмурт дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамблендә биюче буларак башлап җибәрә. 1963 елда Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә балет артисты буларак кабул ителә. Осталыгы һәм эш сөючәнлеге аңа ансамбльнең башлап биючеләренең берсе булып китәргә этәргеч бирә. Ул иҗат коллективының әйдәп баручы солисты буларак, күп кенә җырлы-биюле музыкаль композицияләрдә чыгыш ясый. Ансамбль белән бик күп төбәкләрдә гастрольләрдә була. Артистлык карьерасы тәмамлангач та, ул филармонияне ташлап китми, концертлар оештыручы итеп билгеләнә. Ә 1984 елдан ул филармониянең концерт эшчәнлеге буенча директор урынбасары була. 1989 елның март аенда Әсхат Зөфәр улын филармония коллективы бертавыштан директор итеп сайлый. 1992 елда ул читтән торып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. Әсхат Зөфәр улы Сафин директор булып эшләү елларында, Татар дәүләт филармониясендә, 1993 елда – Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры А.И.Шутиков), 1999 елда – Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (бүгенге көндә сәнгать җитәкчесе А.Ф.Фәйзрахманов) оештырыла. Әдәби-музыкаль лекторий – Опера һәм камера музыкасы бүлеге (сәнгать җитәкчесе В.В.Варшавский) буларак эшчәнлеген дәвам итә.

2003–2007 елларда ул Татар дәүләт филармониясе концерт залы директоры булып эшли. 2007 елдан 2018 елга кадәр Казан дәүләт циркында директор урынбасары вазыйфасын башкара.

Әсхат Зөфәр улы 2022 елның 19 нче гыйнварында арабыздан китте, Казан шәһәре «Курган» зиратында җирләнде. Рухы шат, урыны оҗмахта булсын.

Аның архивыннан иҗат эшчәнлеге елларындагы кайбер фоторәсемнәр:

Әсхат Сафин (уртада) – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты.
1970 еллар
 

Әсхат Сафин. 1976 ел

Сулдан уңга (беренче рәттә): Р. Ибраһимова, В. Шәрәфетдинов,
Ә. Сафин, икенче рәттә: Т. Якупов, Ф. Сөләйманова, Р. Курамшин, Н. Гыймадиева, Г. Сәйфуллин, В. Гыйззәтуллина, Э. Закирова, Н. Минкина, З. Нурмөхәммәтов, Г. Шаһиев. Урал, Себер, Урта Азия шәһәрләре буйлап гастрольләрдә.1977 ел
 

Әсхат Сафин, Зәйтүнә Яруллина. 1970 ел

Әсхат Сафин репетиция вакытында

Әсхат Сафин алгы планда, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары, Әсхат Сафин беренче рәттә, уртада.

Луиза һәм Әсхат Сафиннар гаиләсе.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хор төркеме җырчылары, уңнан икенче: аның тормыш иптәше Луиза Сафина.

 

 

Бертөркем сәнгать һәм әдәбият әһелләре

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Әсхат Зөфәр улы Сафин. 1999 ел


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»