поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.12.2023 Шоу-бизнес

Җырчы Рамил Хәйретдинов: “Улым Салават 2-3 яшьтән үк намаз укый башлады”

Татар эстрадасында иң хәләл дуэтларның берсе исемен хаклы рәвештә Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновлар йөртә. Бу тату гаиләнең башлыгы Рамил белән күрешеп, тормыш, эстрада, дин турында әңгәмә кордык.

– Балачак хатирәләрен барлыйк әле. Нәрсәләр истә калды?
– Казанда туып-үстем. Әти-әниләр белән тулай торакта, 12 квадрат метрлы фатирда яшәдек. Гаиләдә бер генә бала булдым. Шулай да, әти-әниләр артык иркәләп үстермәде. Әти – таләпчән кеше. Мин үскән заманда ил авыр хәлдә булды, 90 нчы еллар иде. Әтинең тәрбиясе ялгыш юллардан саклап калды. Без гап-гади гаилә. Бай яшәмәдек, тик ул вакытта кемгә генә җиңел булды икән? Әти-әнидән артык әйбер сорамадым. Аларның хәленә кердем. Әле дә исемдә, 6 сыйныфта укыганда, әтигә Әфганда хезмәт иткәне өчен фатир бирделәр. Ремонт ясарга керештек. Өстәл алырга акча җитми иде. Олимпиада, бәйгеләрдә җиңгән акчаларымны әти-әнигә бирдем. Шул акчага фатирга өстәл алып куйдык. Алтын кашыгым булмаса да, мохтаҗлык күрмәдем. Барыбер әти-әниләр тырышты. Балачактан төрле түгәрәкләргә йөрдем, барысының да кирәге чыкты. Шәһәрдә үссәм дә, саф татар телендә сөйләшәм. Татар гимназиясендә белем алдым, ә 8-11 нче сыйныфта укыганда мәдрәсәдә дә укыдым. 

– Ни өчен мәдрәсәдә укырга булдыгыз?
– Мәдрәсә турында дусларымнан ишеттем. Якшәмбе мәктәбенә барып карадым. Үзем дә сизмәстән дингә тартылдым. Әти-әниләр бу мәсьәләдә миңа ирек бирде. Иртән гади мәктәптә укыдым, аннан мәдрәсәдә дин дәресләре алдым. Яшүсмер вакыттагы ялгышлардан Аллаһ Тәгалә саклады. 

– Хәзер дә дингә якынмы?
– Дини кеше, намаз укыйм, дип мактануны хупламыйм. Төрле гөнаһлар эшлибез, мин дә идеал түгел. 5 вакыт намазны да укырга тырышам. Рамилә дә, балаларыбыз да дингә тартылалар. Бу – гаиләбезнең яшәү рәвешенә әйләнде. Улым Салават 2-3 яшьтән үк намазга укый башлады. Рамилә белән аны нәкъ ураза вакытында планлаштырган идек. Салават – Аллаһның бер бүләге. Эчкерсез, саф бала. Кызыбыз Әминә дә дингә якын.  

– Иҗатка тартылу кайдан соң?
–  Мин туганчы ук Гарәфетдин бабам (әнисенең әтисе) вафат булган. Аның турында якты хатирәләр сөйлиләр иде. Ул намаз да укыган, ветеринар булган, әле баянда да уйнаган. Аны бик хөрмәт иткәннәр. Балачактан дәү әтигә охшарга тырыштым. Баянда уйнарга өйрәндем. Театр җене мәктәптә өлкән сыйныфлар каз өмәсе күренешен куйганнан соң кабынды. Минем дә сәхнәдә буласым килде. Мәктәптә Хәлил абый Мәхмүтов театр түгәрәген алып барды. Дөресен генә әйткәндә, ул – минем кумир иде. 10 сыйныфта укыганда безгә “Банкрот” спектаклендә уйнарга тәкъдим иттеләр. Икеләнеп тормадым, төп рольне үзем уйнадым. Сираҗетдин роле миңа бик килеште. Аның өчен, “Иң яхшы ир-ат роле” исеме бирелде. Хәлил абый театрга мәхәббәт тәрбияләде. Хәлил абый, Исламия апа икенче әти-әнием кебек булды, урыннары оҗмахта булсын. 

– Ни өчен театр артисты булмадыгыз соң?
– Хәлил абый: “Рамил, укуың яхшы. Төпле һөнәр ал”, – диде. Аның сүзләренә колак салдым. Тик иҗаттан читләшмәдем. Институтта булган мәдәни чараларда катнаштым. Ярдәм сорап, Хәлил абыйга мөрәҗәгать иттем. Шул вакытта ул: “Зур хата ясадым. Синең урының сәхнә бит”, – диде. Үзем дә сәхнәне калдырырга теләмәдем, шуңа күрә хәзер газ өлкәсе буенча эшләсәм дә, ял көннәрен иҗатка багышлыйм. 

– Дини гаилә булгач, сез эстрада өлкәсендә кара пиар да ясый алмыйсыз бит. Эстрадага мондый күренеш кирәкме?
– Зур җырчы булу максатыбыз юк. Безнең пиар – яңа җырлар чыгару, клип төшерү. Башка артистларның кара пиар белән үсештә булуын тәнкыйтьләмибез. Барысы белән дә дустанә мөнәсәбәтләрне саклыйбыз. Кара пиар ясарга теләүчеләр күп, тик аның нәтиҗәсендә үсеп китүчеләр бик аз. Аның өчен җырчының сыйфатлы җырлары, иҗаты көчле булырга тиеш. Яшь аудитория өчен башкаручыларга пиар килешә. Ә халыкчан җырчыларга гауга куптару кирәк түгел. Аларның тамашачысы өлкән буын. Кара пиар ясап, халыкчан артистлар тамашачыда тискәре фикер уята ала. 

– “Без зур сәхнәдә чыгыш ясаучы артистлар түгел”, – дисез. Шулай да музыкаль премияләрдән баш тартмыйсыз. Ни өчен?
– Хөрмәт итеп, иҗатыбызны бәяләсәләр - яхшы бит. Бу безгә өстәмә реклама гына, нур өстенә нур. Чыннан да, без профессиональ җырчылар түгел, ә алып баручылар. Башка артистларга көндәшлек тудыру теләгебез юк. Эстрадада үз юлыбыз бар. Елга 2-3 яңа җыр тәкъдим итәргә тырышабыз. Сан артыннан кумыйбыз, иң мөһиме – сыйфат. Аллага Шөкер, эшебез тукталмый. Мең төрле премия алып, эшсез утыруның да мәгънәсе юк бит.

– Җырлый белмисез, дип әйтүчеләргә ничек җавап бирәсез?
– Илһам абый әйтмешли, 10 җырчы бар, калганнары җырлаучы. Без – җырлаучылар. Вокал буенча дәресләр алабыз, тавышны камилләштерү өстендә эшлибез. Бәлки, шомарып беткәч: “Сездән дә яхшы җырлаучы юк”, – диярләр. Үзебезнең мөмкинлекләрне аек акыл белән бәялибез.  Күп артистларга бу сыйфат җитми. Гастрольләргә чыгалар да, тулы заллар җыя алмагач, кәефләре төшә. Без тәнкыйтьне кабул итә беләбез. Әгәр артист турында сөйлиләр икән, димәк, аның кирәге бар.

– Төп эшне ташлап, эстрадага гына күчү теләге бармы?
– Эстрада һәм сәнгать вакытлыча гына, бүген син халыкка кирәк, ә иртәгесе – билгесез. Эстрада ярдәмендә күңелебезгә ләззәт, ял алабыз. Ике җирдә дә эшләргә өлгерәбез, мондый яшәү рәвеше белән канәгать. Тормышта да ике канатлы булырга тырышабыз. Фани мәшәкатьләрдән кала бакыйлык турында да алдан кайгыртырга кирәк.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»