|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2023 Җәмгыять
Нахакка рәнҗетелгән Фәтхулла Исхаковка дәүләт 31 миллион урынына 2 миллион гына бирәчәкБашкортстан Югары суды Фәтхулла Исхаковка 13 ел колониядә утырган өчен компенсацияне 15 тапкыр киметкән. 31 миллионнан 2 миллион сум гына калдырганнар. Аны 22 яшьлек чагында 13 елга төрмәгә ябалар. Быел, 13 сентябрьдә,Уфаның Ленин районы суды 86 яшьлек Фәтхулла Исхаковка дәүләт 31 миллион сум түләргә тиеш дигән карар чыгарган иде. Исхаковны ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. 13 ел нахакка утырып чыкканнан соң, ул 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешә.
Башта ул нахакка рәнҗетелгәне өчен 450 миллион сораган булган, тик суд аңа 31 миллион сум билгеләгән. Ә бүген суд ике миллионга калдырган. Моңа кадәр ир-ат хакны арттыру өчен апелляция биргән, ләкин теләгенә ирешә алмаган. Хәзер ул кассация судына мөрәҗәгать итәчәк, бу хәлне болай гына калдырмаячак.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|