|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2023 Мәдәният
Татарстанның атказанган артисты Виктор Шәрәфетдиновкә 70 яшь (ФОТО)Виктор Шәрәфетдинов бик яшьли, 1969 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә конкурс нигезендә кабул ителә һәм сөйләм жанры артисты буларак, башка бертөркем яшь башкаручылар белән Мәскәүгә – Бөтенроссия эстрада сәнгате остаханәсенә укырга җибәрелә. Мәскәүдә ике ел дәвамында ул Нәзифә (Кашапова) Кәримова, Надия Низамиева, Мәрзия Вәлиева, Зәйтүнә Яруллина, Клара Хәйретдинова, Зиннур Нурмөхәммәтов, Рабига Сибгатуллина, Римма Ибраһимова, Эльба Закирова, Мөнир Мөхәммәтдинов, Рөстәм Юнысов, Татьяна Романова һәм башкалар белән бергә укый. Биредә ул пантомима, акробатика кебек оригиналь жанр сәнгате өлкәсе буенча да дәрес-күнекмәләр ала. Казанга кайтып, филармониядә эшли башлагач, бу артистлар «Сәхнәдә яшьләр» дигән программа белән Татарстан авыллары һәм Советлар Союзы шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыгалар. Виктор Шәрәфетдинов герой-шагыйрь М. Җәлилгә багышланган «Үлмәс җыр» пластик-хореографик пантомима номеры белән концертларда аеруча популярлык казана торган була. Бер ел эшләгәч, Виктор Шәрәфетдинов армия сафларында хезмәт итә һәм янә Татар дәүләт филармониясенең эстрада артисты буларак эшчәнлеген дәвам итә. Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. Бертөркем артистлар һәм язучылар Мәскәүдә. Мәдәният хезмәткәрләре үзәк йортында.70-нче еллар. Ринат Ибраһимов эстрада төркемендә эшләгәндә, хәрби бүлекләрдә чыгыш ясаганнан соң. Виктор Шәрәфетдинов алда (уртада). Венгрия.1986 ел Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. Казан. Август, 1999 ел «Цирк килде» бию номеры белән. Финляндия шәһәрләрендә гастрольләрдә. 1982 ел Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. Целиноград. шәһәре. 1982 ел Татарстан сәнгате осталары концерты. Ленинград. 1984 ел Виктор Шәрәфетдинов кулчатырлы пантомимо номеры белән чыгыш ясаганда. Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы концертыннан соң. 2015 ел
--- |
Иң күп укылган
|