|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2023 Җәмгыять
Башына плафон төшеп, инвалид калган укытучы коляска турында хыялланаБашкортстанның Мәләвез шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек укытучы Ләйсән Фәйзуллина, дәрес вакытында башына авыр плафон төшеп, инвалид калган. 2017 елдан бирле ул урын өстендә ятарга мәҗбүр. — Ул плафоннар элек тә берничә тапкыр төшкән булган. Шуңа аларны тәрәзә төбенә тезеп куйганнар иде. Тик мәктәпкә тикшерү килә дигәч, электрик чакыртып, кабат түшәмгә элделәр, — дип сөйли укытучы. Балаларга диктант яздырам дигәндә генә, өстәл артына утыргач, кинәт башына 3 килога якын авырлыктагы плафон төшә... Ләйсән — I төркем инвалиды. Аны ире карый. Мунчага күтәреп бара. Ашата, киендерә. Үзенә дә III төркем инвалидлыгы биргәннәр, аяклары сызлый икән. Ун яшьлек уллары Самирны үстерәләр.
Ләйсән электр белән идарә ителә торган кресло-коляска турында хыяллана. “Аңа утырсам, ирем, улым кайткан вакытка чәй булса да кайнатыр идем, мине тәрбияләүчеләргә җиңелрәк булыр иде”, — ди.
Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон номеры: 8-987-477-36-09 (“Сбербанк” картасына беркетелгән. Ләйсән Маргановна исемендә).
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|