поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.12.2023 Дин

Кыш бабайдан түгел, Аллаһтан сорарга кирәк

Бәйрәм итәргә ярыймы, ярамыймы? Яңа ел җитәрәк, ел саен шул сорау өскә калкып чыга. Балаларга чыршы тирәли әйләнү, бүләк өләшү дә гөнаһмы? Ел саен бәхәс уята торган бәйрәм алды сорауларына җавап эзләдек. Сорауларга ачыклык кертергә дип, «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевкә мөрәҗәгать иттек.

– Мөселманнарга Яңа елны каршылау, бәйрәм итү – гөнаһмы?

– Ризаэддин Фәхретдин бәйрәмнәрне дини һәм дөньяви бәйрәмнәргә бүлү яклы. Дөньяви бәйрәмнәр, ягъни шатлана, бергәләшеп күңел ача торганнары. Мәсәлән, май аенда халык арасында табигатькә чыгу, көймәгә утырып йөрү, сәхрәгә чыгып, күңел ачу – мөбах гамәлләр. Ягъни ул – шундый гамәл: аны кылган яисә кылмаган кеше саваплы да, гөнаһлы да саналмый. Яңа ел уңаеннан кайдадыр таудан шуу, тимераякта йөрүләр оештырыла икән, гаилә белән шунда барып, күңел ачып кайтырга була. Моның бернинди зыяны да, гөнаһы да юк. Бу бит – җанга рәхәт, тәнгә сихәт. Хәрам юл белән бәйрәм итәргә, күңел ачарга ярамый. Бик матур булмаган күренешләрнең берсе: мәсәлән, эш урыннарында ирләр һәм хатыннар бергә җыелыша. Чит ирләр, чит хатыннар белән бергә утырып эчә, елышып бии, кочаклаша… Шулай итеп, үз гаиләләреннән читтә каңгырап йөриләр… Кемгәдер иярәм дип, хәрам ашап, хәрам эчеп утыру килешмәс. Бу синең гомер буе башкарган эшләреңнең бәрәкәтен бетерер. Безгә атна-ун көн ял итү мөмкинлеге бирелгән икән, аны файдалы уздырырга кирәк. Туганнарга йөрешеп, аларның хәлен белеп, әти-әни, әби-бабайларга кайтып, туганлык җепләрен ныгытып. Әҗер-савапка хәләл юл белән ирешү хәерле.

– Кыш бабайдан нидер сорау, теләк теләүгә килсәк…

– Дога кылу, теләк теләүгә килгәндә, бу очракта без Аллаһы Тәгаләне генә күздә тотабыз. Ягъни сорасаң да, Кыш бабайдан түгел, Аллаһтан сорыйсы.

– Ә балаларга чыршы тирәли әйләнү, чыршы бәйрәмендә катнашу, Кыш бабайга хат язу, аннан бүләк көтүгә карата дин нинди карашта?

– Балалар күп нәрсәне әкият буларак кабул итә, могҗизага ышана. Алар янына Кыш бабай булып киенгән кешеләр килә, шигырь сөйләтә, тәртипле, тәрбияле бул, дип киңәш бирә. Элек тә ана-аналар балаларына матур тәрбия биргән. Әмма моны Кыш бабай аша башкармаган, өенә Кыш бабай дәшмәгән. Тәрбия дин үрнәгендә бирелгән. Безнең халык нарат, чыршы урманнары арасында яшәп тә, аны өенә алып кайтмаган, уенчык белән бизәмәгән. «Балаларның христианнарның Раштуа бәйрәмендә катнашып, бүләк аласы килә», – диючеләргә Риза Фәхретдин: «Үзебезнең дә бит бәйрәмнәр бар. Аларны барларга кирәк», – дип җаваплый. Әйтик, Мөхәммәд (с.г.в.) туган көн. Бу – Мәүлид бәйрәме. Әгәр дә балалар шул уңайдан шигырьләр өйрәнсә, пәйгамбәребез (с.г.в.) тормыш юлын өйрәнеп, балалар арасында шул җәһәттән ярышлар үтсә, никадәр күңелле булыр иде, ди. Шуңа күрә дә балаларыбызга Кыш бабайдан бүләк дип ялганларга кирәкмидер дә. Бүләк – Аллаһтан. Сер түгел, күп очракта балалар әкияти Кыш бабайны ата-анасы, әби-бабасыннан да өстенрәк күрә. Аларны тыңламый, белми, Кыш бабайны белә, аның өчен тырыша, матур киенергә тели, әзерләнә. Юк нәрсәне уйлап чыгарып, халык булмаган бабай образын тудырырга тырыша.

– Сер түгел, ел җиңелләрдән килмәде. «Уйнап-көлеп йөрер чак түгел», –  диючеләр бар. Бу уңайдан сезнең фикерне дә ишетәсе килә.

– Һәр елның үз авырлыгы, үз җиңеллеге бар. Аның өчен кайгырып йөрисе түгел. Кайгы килсә, ил белән күтәрәбез, шатлык булса, ил белән шатланабыз. Мөселманнар гел кайгыда яшәргә тиеш түгел, гел сыкрарга димәгән. Мөселманнарда матәм көне дә өч кенә көн. Күңел ачу да кирәк. Әмма ул хәрам ысул булмасын.   

Фикер

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, Татарстанның баш казые:

– Ислам динендә Яңа ел дигән бәйрәм юк, ләкин андый традиция бар. Без үзебезнең гаиләдә аны каршыламыйбыз, тик бу – фәкать безнең фикер, безнең яшәү рәвеше. Кемдер бәйрәм итә икән, аны тыярга да, гаепләргә дә кирәкми. Күп тапкыр әйткәнем бар инде: безнең авылның намазлы егетләре дә бәйрәм итә. Мин аларга сүз әйтмим, чөнки алар эчми һәм тартмый, гөнаһ кылмый, гайбәт сөйләшми. Аңа карап, намаз хакында да онытмыйлар. Яңа ел – балалар бәйрәме. Ә без балаларыбызга дини тәрбияне кечкенәдән үк бирә башларга тиеш. Яңа ел бәйрәмен һәр бала көтеп ала. Ә ник соң әле бәйрәмне дин белән бәйләмәскә? Намаз укымаган балаларга Кыш бабай бүләк алып килми, дияргә була. Кыш бабайга шигырь түгел, дога сөйләп күрсәтсеннәр. Ләкин Кыш бабайга табыну кирәкми. Остазым Габделхак хәзрәт Саматовның: «Яңа ел алдыннан туганнар, дуслар белән җыелып утыра идек. Иске елны озатканда – табындагы иң өл­кәнебез, яңа елга чыккач, арабыздагы иң яшебез Коръән укый иде», – дип сөйләгәне әле дә истә.

Фото: media.kpfu.ru 

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.12.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»