|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2023 Җәмгыять
Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафатБүген, 24 декабрь көнне, 72 яшендә Татарстанның халык артисты Биктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улы арабыздан мәңгелеккә китте. Җырчы 1975 - 1981 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981 - 1995 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең солист - вокалисты, 1995-2009 елларда Казан шәһәр филармониясе солисты була. Искәндәр абый Биктаһиров Филармония сәхнә ветераннары "Илһамият" клубы чараларында актив катнашкан сәнгать әһелелләребезнең берсе иде. Искәндәр Биктаһиров белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 25 декабрьдә, 10:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак.
--- |
Иң күп укылган
|