поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.12.2023 Хәвеф-хәтәр

«Әти, янабыз!» Садыйковлар гаиләсенә ярдәм кирәк

19 декабрь көнне Биектау районының Олы Кавал авылында яшәүче Садыйковларның йорты янып, көлгә әйләнгән. Йорт хуҗасы Илдар хатыны Фирая белән биш бала үстерә. Кышкы салкында 6 кешелек гаилә бернәрсәсез урамда кала.

Бөтен авылдашлары бу гаиләгә булышырга алына. Иң элек алар, авыл буйлап, акча җыя, аннары бу хәлне интернетка чыгара. Ике көн эчендә 200 мең сум акча җыйганнар да инде. Әмма йорт җиткерер өчен бу гына җитми, әлбәттә.

– Ут капкан чакта мин мунчада идем. «Әти, янабыз!» – дип, улым йөгереп килде. Башта ышанмадым. Йөгереп чыгып карасам, аш бүлмәсе яна башлаган иде. Каушап та калдык инде. Нишләргә белмәдем, – ди Илдар. – Ут электр чыбыклары тоташкан җирдән чыккан. Янарбыз дип кем уйлаган инде аны. Бик читен. Тыныч кына гомер иткәндә, гаиләбезгә мондый хәсрәт килер дип уйламаган идек. Безгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Олы Кавал җирлеге башлыгы Фәнил Гыймадиев белән дә элемтәгә кердек. Әлеге гаиләгә ничек тә булышасы иде, ди ул.

– Садыйковларның өйләреннән документларын һәм бераз кирәк-яракларын алып чыга алдылар. Бездә кеше бик бердәм. Шул ук минутта җыелышып, ярдәм итәргә тотындылар. Әлегә Садыйковлар үз өйләреннән ерак түгел Фираяның әниләрендә яшәп торалар. Язга чыккач, йорт җиткермәкчеләр, – ди җирлек башлыгы. Ут тиз таралган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә каралты-кура янып бетәргә өлгерә. Авылдашлары, әле ярый янгын төнлә чыкмаган, дип сөенә. Интернетка хәбәрне туганнары Рәсим чыгара.

– Бераз ярдәм булмасмы дигән идем. Алар бит бернәрсәсез калды. Ярый, суыткычны алып чыга алдык. 50 мең булса да акча җыеп булмасмы дигән идем, шөкер, 200 меңнән артты инде. Мин барысын да хуҗаларга тапшырачакмын, – ди ул. Илдар абыйның бертуганы Фәридә Кәлимуллина да бу гаилә өчен акча җыя башлаган. Аны бик ярдәмчел, авылдашлары өчен янып-көеп йөрүче, ышанычлы кеше, диделәр. – Әлеге гаиләнең үз карталары юк. Шуңа күрә изге күңелле авылдашларыбыз җыя. Кеше хәсрәтенә битараф булмаган һәркемгә рәхмәттән башка сүз юк. Үз игелегегез меңе белән әйләнеп кайтсын, – ди җирлек башлыгы.

Садыйковларга ярдәм итәргә теләүчеләр Фәридә Кәлимуллина исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89503138525 телефонына беркетелгән.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.12.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»