|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2023 Мәдәният
«Исәнмесез!» фильмын интернетта түләүсез карап булачак
23 декабрьдән Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» нәфис фильмын интернет киңлекләрендә түләүсез карап булачак. «Мин бу картинама бик сак карыйм, мөгаен, ул минем шушы еллар эчендә эшләнгән иң уңышлы эшемдер. Әмма никадәр генә сөйләшүләр барса да, без аны Россиянең киң прокатына чыгара алмадык. Югыйсә ул күп шәһәрләрдә уңышлы күрсәтелде – заллар тулы иде», – дип яза режиссер. Татарстан районнарында фильм бөтен мәдәният йортларында һәм кинотеатрларда күрсәтелгән. Илдар Ягъфәров төрле фикерләр ишетүе турында яза. Фильм татар мәдәниятенә зыян китерә, чөнки татарлар уңай күрсәтелмәгән дигән фикерләр дә булган. «Без бу фильмны үз халкыбызга зур мәхәббәт белән эшләгән идек», – ди ул. Фильмны рус телендә «Живы ли Вы?!» исеме аша эзләргә кирәк булачак. Фильмның киносценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Фильм татар телендә төшерелгән. Төп рольдә — Чаллы театры артисты Инсаф Фәрхетдинов. Рольләрдә — Тинчурин театры артистлары Зөлфия Вәлиева, Рамил Мирханов, Әлмәт театры артисты Рафик Таһиров, Түбән Кама театры артисты Фарил Вафиев һәм башкалар, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|