поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.12.2023 Дин

«Урлап, талап баегандыр. Безне кызыктырып торганчы, машинасы ватылса ярар иде»

Бер хикмәт иясеннән: «Бәхет нәрсә ул?» – дип сораганнар. «Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итә белсәң, сынау килгәндә сабырлык күрсәтсәң һәм хаталанып кылган гөнаһыңнан төзәлергә ашкынып тәүбәгә килсәң – менә шулдыр бәхет», – дигән хикмәт иясе.

Уйлап карасаң, чынлап та, тормышта барына риза булып канәгать кала белсәң, үзеңне көнчелектән дә, кешенекенә кызыгудан да сакларсың, шул сәбәпле үзеңне бай санап, шатланып яши башларсың. Арзанлы машинада йөрсәң, янәшәңнән кыйммәтле «иномарка» үтеп китсә, көнләшеп карап куябыз (әгәр дә шөкер итмәүчеләрдән булсак!). «Бигрәк беткән машинада йөрим, беркайчан да андый машинага утыра алмам инде. Кулымнан берни дә килми», – дип үз-үзебезне «ашыйбыз». Шул кәефсезлек, Аллаһ сакласын, өйгә дә ияреп кайтып, гаиләдә тавыш чыгаруыбызга да этәрергә  мөмкин. Яшерен-батырын түгел, йорт кадәр машина рулендәге кешедән көнләшеп, кайберәүләр: «Урлап, талап баегандыр инде. Безне кызыктырып торганчы, машинасы ватылса ярар иде», – дип гөнаһлы уйга да бирелә. 
 
Үзебез эшләп тапканына, тормышта барына канәгать булырга өйрәнсәк, уй-фикерләребез дә башка төрлерәк була. Үзебезне «Әлхәмдүллиләһ, Аллаһка шөкер, әле машинасыз түгел, кемдәдер мондые да юк. Тирә-якта аяксызлар да бар бит, мин үз аякларым белән йөгереп йөрим», – дип, булганына шөкер итсәң, күңелең тынычланып куя.
 
Әле шунысын да өстәп әйтергә кирәк, Раббыбыз Коръәндә: «Әгәр шөкер итсәгез, тагын да арттырырмын», – дигән («Ибраһим» сүрәсе, 7нче аять). Тормышта Аллаһ безгә биргән нигъмәтләргә риза, канәгать булу һәм шөкер итү – үзебездә барының бәрәкәтле булуына да, артуына да китерә икән бит.
 
Тормыш һәрчакта да без теләгәнчә генә бармый, анда авырлыклар да, сынаулар да җитәрлек, бәла-казаларга юлыгабыз. Әгәр сабырлык күрсәтеп, сынауларны зур түземлек белән каршы алсак, тирә-яктагыларга тавыш күтәрмичә, беркемне гаепләмичә, беркем белән дошманлашмыйча, «язмышымда шулай язылгандыр, шул сәбәпле Раббым гөнаһларымнан чистартсын, әҗерләрен бирсен», дип уздырып җибәрә алсак, күңелләребезгә тынычлык тизрәк урнашыр. Коръәндә дә Аллаһ сабырлык ияләрен бик күп аятьләрдә мактый: «Дөреслектә, Аллаһ – сабыр булучылар белән» («Бәкара» сүрәсе, 153нче аять), «Сабыр булучыларны шатландыр» («Бәкара» сүрәсе, 155нче аять), «Аллаһ сабыр булучыларны ярата» («Гыймран» сүрәсе, 146нчы аять), «Сабыр итүчеләргә генә хисапсыз әҗерләр бирелер» («Зүмәра» сүрәсе,  10нчы аять).
 
Беребез дә  фәрештә түгел, һәммәбез дә ялгыша, хаталана, әмма арабыздан иң хәерлесе – хатасын аңлап, тәүбәгә килеп, яхшы якка үзгәрергә тырышучыдыр. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Һәрбер адәм баласы хаталы, әмма алар арсында иң хәерлесе тәүбә кылучысыдыр», – дигән (Тирмизи риваяте). Әйе, хатаны тану бик авыр, әмма мин-минлекне җиңеп, ялгышларны аңлап, гөнаһлардан туктап, тәүбәгә килеп, күп итеп истигъфарлар кылсак, тормышыбызны ямьләндерербез. Раббыбыз: «Һәм әгәр алар фәхешлек кылсалар яисә үз-үзләренә золым итсәләр, алар Аллаһны искә алалар, гөнаһларын кичерүен үтенәләр. Кем кичерсен инде аларның гөнаһларын Аллаһтан башка?!
 
Алар, гөнаһ икәнлеген белеп, кылганнарында үҗәтләнмиләр», – дигән («Гыймран» сүрәсе, 135нче аять). Гөнаһларны танып, үзгәрергә тырышу – ихлас мөселманнарга хас бер сыйфат. Без һәрвакыт үз-үзебезне яхшы якка үзгәртергә омтылырга бурычлыбыз, чөнки бер урында гына таптану үсешкә, үзгәрешкә китерми. Начар якларыбыздан котылып, игелекле гамәлләр кылырга,  яхшылыкларны арттырырга кирәк.
Чынлап та, тормышыбыздан зарланмыйча, булганына шөкер итәргә өйрәнсәк; сынау килгән чакта нәфесебезне сабыр итеп чыныктырсак; гөнаһ кылсак та төшенкелеккә бирелмичә, тәүбәгә килеп, яхшы якка үзгәрергә тырышсак – үзебезне төшенкелеккә бирелүдән, тормыштан күңел кайтудан һәм эчтән кимерә торган көнчелектән саклап кала алырбыз. Һәм шул сәбәпле күңелләребез тынычланып, көннәребез нурланып китәр.
 
Раил Фәйзрахман.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 20.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»