поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.12.2023 Матбугат

Резидә Макуеваны «Курган» зиратында җирләделәр (ФОТО)

Казанның «Курган» зиратында Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева белән хушлаштылар. Танылган журналист озакка сузылган авырудан соң 61 яшендә вафат булды. Аны соңгы юлга озатырга туганнары, якыннары, депутатлар, коллегалары, журналистлар җыелган иде.

Хушлашу мәрасимен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина алып барды. «Ул бик тыйнак кеше иде. Мин беләм, ул рәсми хушлашу чарасы, чыгышлар теләмәде», – диде Лилия Маврина.
 
«Ул барысын да яхшылап өйрәтте, бик акыллы һәм кирәкле киңәшләр бирде, төрле идеяләр, проектлар белән янып яшәде. Безнең Дәүләт Советында аның кебек иҗади кеше булмагандыр да. Барысы өчен дә ул әни кебек иде. Аның безнең бинада журналистларга нинди шартлар тудырганын гына карагыз. Мондый шартлар Россиянең бер генә парламентында да булмаган», – дип искә алды Лилия Маврина.
 
 
ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова да Резидә Макуеваның үзен өчен «икенче әни» булуын әйтте. Остазын искә алганда ул күз яшьләрен тыеп тора алмады.
 
«Резеда Галимҗан кызының минем өчен икенче әни булуы беркем өчен дә сер түгел. Журналист булырга карар кылгач, Казанга барып, аның кулына эләктем. Икенче әнием белән аның тормышында һәм минем тормышымда булган вакыйгаларны тигез бүлештек. Әти-әнисе киткәч, ул шул ук минутта миңа шалтыратты. Авыр вакытларым булганда, ул шунда ук минем янга килеп җитә иде», – дип уртаклашты Лилия Галимова.
 
ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев мәрхүмә белән 20 ел бергә эшләүләрен искә алды. «Без һәрвакыт Дәүләт Советы авторитеты өчен эшләдек», – диде ул.
 
«Ул безнең идеяләр генераторы иде. Без 20 ел кулга кул тотынып эшләдек, бер-беребезне ярты сүздән аңладык. Без һәр көнне Дәүләт Советының эш тәртибен планлаштырдык. Һәрвакыт Дәүләт Советы, Дәүләт Советы Рәисенең, депутатлар корпусының абруе өчен эшләдек. Ул вакытта әле матбугат хезмәте яшь һөнәр иде. Хәзер һәр дәүләт структурасында матбугат хезмәте бар. Дәүләт Советының матбугат хезмәте журналистларга бөтенләй башкача карый. Болар барысы да Резидә Галимҗан кызының казанышы», – дип сөйләде Камил Садриев.
 
 
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Резидә Макуеваның якыннарының авыр кайгысын уртаклашты. «Һәрвакыт нурлы, җанлы, якты кеше иде. Аны барыбыз да ярата идек. Дәүләт Советына килгән саен пәрәмәчләрен ашый идек. Барыбыз өчен дә шундый зур югалту. Урыннары җәннәттә булсын», – диде Айдар Сәлимгәрәев.
 
 
Резидә Макуеваны «Курган» зиратында җирләделәр.
 
Резидә Макуева 1962 елның 25 июнендә ТАССРның Бөгелмә шәһәрендә туа. Уфа нефть институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча (1984), Казан дәүләт университетын «журналистика» белгечлеге буенча (1997) тәмамлый.
1991-1997 елларда «Түбән Кама Нефтехим» ААҖнең ведомство телестудиясендә диктор, режиссер, директор булып эшли. 1997-2002 елларда «Татарстан» ДТРК «Новости» яңалыклар программасында мөхәррир, баш мөхәррир була. 2002-2004 елларда – «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалында мәгълүмат программалары дирекциясе җитәкчесе.
Ул 2004 елның август аеннан Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтен җитәкли.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.12.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»