|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2023 Җәмгыять
3 мең акча өчен 91 яшьлек күршесен буып үтерә язганБашкортстанның Мәләвез районында полициягә 91 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать иткән. Аның әйтүенчә, аңа күршесе акча аркасында... һөҗүм иткән. Мәгълүматлар буенча, хатынның өенә ир исерек килеш килеп кергән. Ул өлкән яшьтәге хатыннан акча таләп итә башлый, әмма тегенең баш тартуын ишеткәч, яный башлаган. Янап кына да калмаган, хатынның яулыгын салдырып алып, буа башлаган. Бичара хатынга комодтагы өч мең сумны чыгарып бирүдән чара калмаган. Акчаны алганнан соң, ир чыгып киткән. Ә хатын милициягә мөрәҗәгать иткән.
Талау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелгән кеше сак астына алынган.
Чыганак: Башинформ
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|