поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.12.2023 Мәдәният

Бүген «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» әдәби бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде (ФОТО)

Җәмгыятьнең рухи чисталыгы укытучыга мөнәсәбәттә чагыла дигән фикердән башлады үз чыгышын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Казан утлары» журналының «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясау тантанасында.

Конкурс 2023 ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан оештырылып, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде. 

«Укытучыга җәмгыятьнең мөнәсәбәте – җәмгыятьнең рухи көзгесе. Җәмгыять укытучыны үрнәк шәхес дип бәяли белә икән, ул җәмгыять рухи яктан чиста, сәламәт дигән сүз. Укытучы җәмгыять алдында җаваплы шәхес булырга тиеш», – диде Марат Әхмәтов үз чыгышында.

«Яшәгән саен балачак укытучыларын сагынабыз. Укытучы ул безнең өчен тормыш идеалы кебек кабул итә иде. Безнең чорда укытучыга мөнәсәбәтнең нинди булуы әле дә хәтеремдә. Чөнки мин үзем дә укытучы баласы. Ул бүген дә исән-сау, бу зур бәхет», – дип дәвам итте ул.

Ул соңгы 30-40 елда тормыш кыйммәтләре нык үзгәрүен ассызыклап, бу әдәби бәйгене оештыру шушы «мактап әйтеп булмый торган күренешләр фонында» укытучыга игътибарны юнәлтү өчен игълан ителүен әйтте.

Марат Әхмәтов әдәбиятта укытучы темасын яңартырга алынган журнал редакциясенә рәхмәтләрен җиткерде. «Укытучы образын киләчәктә дә күтәрергә тиеш. Җәмгыять сафланырга тиеш», – диде ул.

«Быел остазлар елы. Без укытучыларыбызны быел гына түгел, гомер буе хөрмәтләргә тиешбез. Без укытучыларыбызга гомер буе бурычлы. Уңышларыбыз бар икән, моның өчен әти-әниләребезгә һәм укытучыларыбызга рәхмәт!» - диде үз чыгышында бу тантанага чакырылган Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

Ул редакциянең ветераннарын котлады. Биредә 35 ел эшләгән Лилия Гатауллинаны һәм озак еллар хезмәттәшлек иткән Алмаз Хәмзинны аерым котлады. 

Бәйгенең максатлары, бурычлары һәм нәтиҗәләре белән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин таныштырды. Ул бу темага бик икеләнеп алынуларын, беренче укытучыны сагынуга кайтып калган күңелсез әсәрләр килмәсме дип борчылуларын яшермәде.

«Быел да Сирия, Төркия кебек илләрдән дә катнаштылар. Нәтиҗәләрне күреп шаккаттык – милли мәгариф үз эченә күпме язмышларын сыйдырган икән. Моның сәбәбе аңлашыла да, чөнки татар халкы гомер-гомергә белемгә тартылган, остазга хөрмәт белән караган, башка төрки халыклар – казахлар, кыргызлар, үзбәкләр – безне бүген дә мөгаллимнәр дип атый. Без шушы традицияне дәвам итәбез, яңартканбыз булып чыга», - диде ул.

«Без бу конкурс белән укытучыны хөрмәтли, мәгариф системасындагы проблемаларны яктырта алдык. Димәк, без максатыбызга ирешкәнбез. Күркәм традиция алга таба да дәвам итсен иде - укучыларның игътибарын җәлеп итә торган милли темаларыбыз әле бик күп», - диде ул сүзен йомгаклап.

Конкурска килгән әсәрләргә мисал буларак, Гөлүсә Батталованың «Чыра» хикәясеннән өзек яңгырады. Әтнә районы, Күәм авылының 5 нче сыйныф укучысы Аяз Батталов «Телимме мин укытучы булырга?» дип аталган шигырен укырга махсус чакырылган иде, дип яза "Татар-Информ" МА.

Җиңүчеләр

Хикәя» номинациясе:

1 урын – Ркаил Зәйдулла, Казан, «Кани калды Нишапур».
2 урын – Гөлүсә Батталова, Әтнә, Күәм, «Чыра».
3 урын – Әнисә Зәйнуллина, Казан, «Очрашу».

Кызыксындыру бүләге:

Алия Мөбарәкшина, Казан, «Таң сызылганда».
Айзилә Сабирова, Казан, «Минем яраткан усал укытучым».
Наил Шәрифуллин, Лениногорск, «Шагалиев шәүләсе».

«Повесть» номинациясе:

1 урын – Әлфирә Галиева, Аксубай, Яңа Дума, «Сары атым алтын нукталы».
2 урын – Асия Юнысова, Казан, «Сылукай».
3 урын – Гөлинә Гыймадова-Хисаметдинова, Казан, «Усал».

Кызыксындыру бүләге:

Нурания Гыйльметдинова, Теләче, Олы Нырсы, «Мөнбәрле мөгаллим».
Гөлназ Нуриева, «Бәзәкә тавы», Чаллы.
Сания Әхмәтҗанова, Казан, «Чын кешеләр».

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесенең мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр:

1 урын. Назлыгөл Гайнетдинова. «Укытучыма мәдхия». Теләче, Баландыш мәктәбе, 9 нчы сыйныф.
2 урын. Рәдиф Миңнеханов. «Сез иң гүзәл кеше икәнсез». Мамадыш, Усәли, 5 нче сыйныф.
3 урын. Әмир Фәрхуллин. «Укучының хәлен аңлыйсың». Мамадыш җәнлек совхозы, 11 нче сыйныф.

Кызыксындыру бүләге:

Раил Мәрданов. «Укытучыма». Балтач районы, Норма, 5 нче сыйныф.
Камилә Демидова. «Укытучыма». Яр Чаллы, 37 нче мәктәп, 9 нчы сыйныф.
Аяз Батталов. «Телимме мин укытучы булырга?». Әтнә районы, Күәм, 5 нче сыйныф.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»