|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2023 Җәмгыять
«Ханский дом» абруйлы бәйгеләрнең берсендә җиңү яулады (ФОТО)«Ханский дом» төзелеш компаниясе Татарстан җитештерүчеләре өчен иң абруйлы бәйгеләренең берсе - «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенең федераль этабы лауреаты дип танылды. «Ханский дом» компаниясе бәйгенең федераль этабында «Шәһәр читендәге йорт төзү» номинациясендә югары бәяләнде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу конкурста компания беренче тапкыр катнаша. Әмма моңа карамастан, компания хезмәте республика халкы өчен сыйфатлы йортлар төзүдә җиңүчеләр рәтенә кертелде. 2023 ел нәтиҗәләре буенча "Ханский дом" төзелеш компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә, шулай ук Удмурт Республикасы, Мәскәү өлкәсе территориясендә урнашкан 350дән артык объект төзегән.
--- |
Иң күп укылган
|