|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2023 Шоу-бизнес
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә: 4 кызым булачакЛандыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйлә белән төшерелгән яңа видеоны күрсәтте. Анда Ләйлә әнисенең чәчен үрә һәм алар арасында җитди сөйләшү бара. -Кызларым булса, көн саен иртән торып чәчләрен үрер идем.
-Син бит, бер генә кызым булачак, дидең. «Каюмны карап арыдым, Гөлҗиһан исемле бер генә кызым булачак», – дидең.
-Хәзер кире уйладым, Аллаһ боерса, 4 кызым булачак. Гөлшәһрә, Гөлҗиһан, Гөлҗамал һәм дүртенчесен оныттым.
-Каян уйлап таптың бу исемнәрне?
-Спектакльләргә күбрәк йөрергә кирәк.
«Үтерә бу. Яратам Ләйләне», – дип язган Илсөя Бәдретдинова. Шулай ук калганнар да Ләйләгә мөкиббән булулары турында комментарий калдырган.
«Хәзер үк исемнәрне истә калдыра алмагач, картайгач авыр була бит «гөл»ләрне истә калдыру», – дип тә комментарий калдырган берәү.
«Гайниҗамал икән, аннары исенә төшерде. Күрәчәкләр алда икән», – дип язган Ландыш.
--- |
Иң күп укылган
|