поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.12.2023 Шоу-бизнес

Ислам Кәлимуллин: «Кайбер артистлар яшьләргә үсәргә ирек бирми»

Таныдыгызмы? Шактый яшь кызларның кумиры, эстрадада кабынып килүче йолдыз – Ислам Кәлимуллин! Әлеге язма махсус аның фанатлары өчен әзерләнде.

Октябрьдә миңа 25 яшь тулды. Тумышым белән Самара өлкәсенең Гали авылыннан. Әти-әнием – сәүдәгәрләр, әмма шуңа да карамастан, бик күп чараларда җырлаганнар. Алар белән берәр җиргә барганда мин дә Салават абый җырларын көйли торган булганмын. Хәтерлим, миңа 8 яшь тулгач, без авылга күчендек. Мәктәптә укыганда төрле конкурс, фестивальләргә күп йөрдем. Беренче елда ук зур фестивальдә гран-прига лаек булдым. Берзаман авылда популярлык артты – мине бөтен кеше белә башлады. Ә бу хис миңа бик ошый иде!
 
7 нче сыйныфка мине Актанышның «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ына укырга чакырдылар. Конкурста үземне күрсәтергә килгәч, жюри әгъзаларының берсе миңа: «Бармакларың бик озын – сиңа пианинода уйнарга кирәк», – диде. Шулай итеп, Актанышка күчендем. Тик атнаның 5 көнен Казанда уздыра башладым, чөнки конкурсларның күпчелеге шәһәрдә уза иде. Берсендә әнигә шалтыраттым да: «Мин күченгән җир шундый ук авыл, миңа Казанга китәргә кирәк», – дидем. Әти-әни исә миңа күңелсез булмасын дип, Актанышта яшәп карарга булдылар: әти интернатта сак хезмәткәре булып эшләде, әни пешекче иде. Мин иң тәмлесен ашап, иң кыйбатлысын киеп үстем.
 
Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясен сайладык. 8-9 сыйныфларны мин шунда укыдым. Гимназиядә әкренләп җырлый, чаралар алып бара башладым. Иҗатка якын булуым, җырлый белүем бөтен җирдә ярдәм итте. Шәһәр чын-чынлап минем күңелемә якын булды.
 
Сәхнәдә чыгыш ясарга ояла идем. Белмим, гел ниндидер киеренкелек хис иттем. Тәрбия шундый булганмы, әйтә алмыйм. Кыскасы, миңа театр училищесына керергә киңәш иттеләр. Чөнки артист сөйләшә, җырлый, үзен сәхнәдә тиешенчә тота белергә тиеш. Казан театр училищесына – Марсель Мәхмүтов курсына укырга кердем. Беренче остазым ул булса, сәхнә теле буенча Инсаф абый Абдулладан күп нәрсәгә өйрәндем. Китапка карата мәхәббәт хисен нәкъ менә ул тәрбияләде.
 
Мин училищеда укыганда үземне театрга дип әзерләмәдем. Җырчы булачагымны белә-тоемлый идем. Хәзер дә шундый уйлар белән яшим. Укып бетергәч, Казан театрларына эшкә чакырдылар. Бәлки теләгем булса, хәзер дә барып кереп булыр иде. Чөнки җырлый торган актерларга ихтыяҗ бар. Ләкин минем эстрадага чыгасым килде.
 
Укуны тәмамлап, инде армиядә хезмәт итеп кайткач, эш эзләдем. Төрле артистларга төркемнәренә алуларын сорап яздым – бөтен җирдә кызыл ут иде. Кайда гына эшләсәм дә, ике атнадан артык тора алмадым. Берсендә, тормышымдагы вакыйгалардан чарасызланып, акырып-акырып еладым.
 
Әнигә: «Билетлар алдым, бүген үк Мәскәүгә китәм», – дидем.
 
Ул вакытта билет алмаган идем әле, бары тик аның реакциясен күрәсем килде. Әти-әни Самарадан минем өчен Казанга килгән кешеләр. Монда килгәндә безнең бер нәрсә юк иде, тик без үз тырышлыгыбыз белән тормыш башладык. Ә мин, шул тырышлыкларын уйлап та бирми (уйладым инде, әмма берәр нәрсә эшләргә кирәк иде), Мәскәүгә китәргә карар кылдым. Анда кастингларга барырмын дидем.
 
Әни миңа шул чакта да: «Улым, үз ихтыярың», – диде.
 
Ике сәгатьтән әйберләремне җыеп, Мәскәүгә юл тоттым. Минем бертуган абыем Мәскәүдә яши, тормышлары да яхшы. Әмма мин аннан ярдәм сорарга уңайсызландым. Кеше инде 23 яшьтә гаилә кора, ә мин акчасыз идем. Мәскәүдә таныш кызым яши. Без аның белән Казан театр училищесында икебез ике төрле юнәлештә укыдык. Мин ярты ел дәвамында шул кызда яшәп тордым.
 
Мәскәүдә эшне озак эзләдем. Күрәсең, бу миңа кирәк булган. Күпмедер вакыттан соң бариста булып эшкә урнаштым. Тик каһвә исеннән башым әйләнә башлагач, киттем. Шуннан, безнең өй янындагы супермаркетка бардым. Директоры татар апасы – Наилә Канвәровна булып чыкты. Ул мине охранник вазифасына эшкә алды. Анда 2-3 ай эшләгәннән соң, башка эш сорап карадым. Ул интернет аша минем җырлаганны белеп алды:
 
«Танышларым арасында татар туйлары алып баручы егет бар – шунда җырлыйсың килмиме?» дип сорады.
 
Ә минем никтер җырлыйсым килми иде. Шулай да ул егет белән аралашып киттек, бик күп туйларда эшләдек. Шунда мин Нижгар мишәрләре гореф-гадәтләре белән таныштым. Мәҗлестәге халык Салават абыйның җырларын яратты – мин аның репертуарын башкардым. 
 
Һәм минем тагын җырга кайтасым килде. Юк, Мәскәүгә китеп ялгыштым, димим. Гәрчә, күңелдән үкенсәм дә. Мин моның шулай булырга тиешлеген акыл белән аңлый идем. Мәскәүдә яши башлаганга бер ел дигәндә, авылдашым Дания апа шалтыратты. Ул минем тормышымда зур роль уйнаган кеше. Дания апа җырчы Данир Сабиров белән тыгыз аралаша иде. Һәм мине төркеменә алырга сораган.
 
Ә Данир абый: «Казанга кайтса, алырмын», – дигән.
 
Шулай итеп, мин кабат яраткан шәһәремә кайттым.
 
Икенче көнне мин инде репетициягә килдем. Хәзер әлеге төркемдә бер ел ярым эшлим. Шул вакыт эчендә сәхнә арты тормышы белән таныштым: аппаратура, сәхнә бизәүләр, юл, ашау... Моны күп кеше булдыра алмый, иҗаттан китә. Ә мин үз эшемне яратам. Данир абыйга бик рәхмәтлемен! Ул миңа булышкан һәм чын-чынлап ышанган бердәнбер артист булды. Ул беркайчан да мине иҗатта чикләми. Кайсы шәһәр-районга барсак та, җырламыйча кайтканым юк.
 
Кайбер артистлар яшьләргә үсәргә ирек бирми. Сәбәбен белмим, әмма бу шулай. Ә безнең төркемдә иркенлек бар. Бердәнбер кагыйдә – мин бер тапкыр чыгуда барлык җырларымны башкарырга тиеш.
 
Күпчелек җырларыма сүзләрне әни яза. Көйләрне төркемдә скрипкачы Гүзәл иҗат итә. Җырның сүзе яки көе ничек кенә шәп булмасын, хәзерге вакытта аранжировка – иң мөһиме. Акчаң җитмәгәндә, башлап җибәрүче аранжировщик белән эшлисең, әмма сыйфатсыз килеп чыга. Аннары мизгел дигән әйбер бар: насыйп икән – син нинди җырдан да кәнфит эшли аласың. Ул Аллаһы Тәгаләдән килә.
 
Җырларымның 90 проценты – мәхәббәт турында. Ул үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Минем аудитория – яшүсмер кызлар. Шулай ук егетләр арасында да минем җырларны тыңлаучылар бар. Тамашачы синең җырларыңда үзен таба икән, димәк, син дөрес юлда.
 
Тәнкыйть миңа гел ияреп йөри. Объектив тәнкыйтькә уңай карыйм, ә көнләшүчеләргә күз йомам. Минем башымнан сыйпап кына тормыйлар, тәнкыйтьлиләр дә. Иң шәп тәнкыйтьчем – әти. Ул җырны «ошамый» дияргә мөмкин. Ә бит мин яшьләр өчен иҗат итәм, ә әти-әниләр – алар башка чор кешеләре. Хәзер яшьләр җырны боза, диләр. Җыр ул кемгәдер ошый, ә кемгәдер ошамый – бөтен кешегә дә ярап булмый. Әмма иҗат тәнкыйтьтән өстен булырга тиеш.
 
Иң беренче урында – иҗат. Ә шәхси тормыш турында сөйләшергә яратмыйм.

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА
Идел
№ --- | 19.12.2023
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»