поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.12.2023 Язмыш

“Бу дөньяга ике тапкыр тудым мин”

“Казан – Буа” поезды Юдинога килеп туктады. Тәрәзә аша кечерәк кенә гәүдәле бер апаның тәгәрмәчле арбасын авырлык белән сөйрәп, вагонга менеп барганын күреп, булышырга дип, янына ашыктым. Арбаны күтәреп алып үз янымдагы утыргыч янына куйдым.

- Сеңелем янына кайтам әле. Бу поездны кабат җибәрүләрен белгәч, шатланып куйдым. Биш ел инде кайтканым юк иде, -  дип сүз башлады юлдашым.  -  Күчтәнәчләрне күбрәк салганмын бугай, авыррак булды шул, -  дип елмайды. Танышып-сөйләшеп  киттек. Юдинода яшәүче Сания апа Сәмигуллина икән.  
 
Нужа капчыгын ун яшеннеән үк ятимлек ачысы беелән ачып җибәрә Сания апа. Әтиләре үлгәч, әниләре Рәйхана апа берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән тол кала. Сабый гына булса да, Сания авыр колхоз арбасына җигелә. 
 
Илебезгә фашистлар  бәреп кергәндә Сания 15 яшьлек үсмер  кыз  була. Тәтеш районы Тархан авылы кызын  да ахирәтләре белән бергә окоп казырга җибәрәләр.  Кышны көч хәл белән исән чыккан кызны тагын да авыррак эш көтә. Тәтештә баржаларга бүрәнәләр төяргә, бүрәнә окоплар  өчен бик кирәк. Кыз монда да алны-ялны белми эшли. Иделдә боз катып баржалар йөри алмый башлагач, Санияне Кемерово каласындагы  гидроэлектростанцияне  яңадан торгызырга  озаталар. Мондагы авыр эшкә түзә алмыйча бик күпләр авырый башлый. Сания дә тиф эләктерә. Өч көн аңын югалтып ятканда табиблар аңардан өметләрен өзеп, үлем турындагы белешмә  дә  тутырып куялар. Тик көне генә куелмаган була.
 
Бер төнне кыз төш күрә. Әнисе белән кулга-кул тотынышып авыл урамнары буйлап йөриләр икән. Тик әнисе: “Кызым,  син кайда?” -  дип, нишләптер, аны эзләп йөри, имеш. Әнисенең тавышына күзләрен ачып җибәрә кыз. Бәлки, бу вакытта Рәйхана апага кызының югалуы турында авыр хәбәр килеп ирешкән булгандыр. Дус кызлары эзләп таба алмагач, хат язып салган булалар бит.  
 
Сания яткан хастаханәдә шартлар коточкыч була: бүлмәләр салкын, дарулар юк.  Ни булса, шул булыр дип Сания бу хастаханәдән качып китә. Аңгыраеп-саташып йөри торгач, шәһәрнең тимер юл вокзалына килеп чыга. Хастаханәдә Казаннан бер апа  белән яткан булалар. Ул:” Терелеп чыгып, Казанга кайта алсаң, туры үзебезгә кил!” -  дип, адресын да әйтә. Сания аны күңеленә бикләп куя. 
 
Вокзалда иң беренче очраган йөк поездына утыра. Кай якка барганын да белмәгән килеш тәвәкәлли. Тик бәхете бар икән әле кызның  - поезд Казанга карап юл ала.  Тик сакчылар берничә тапкыр тотып кыйныйлар үзен. Мондый хәлнең соңгысы Арчада була. Кыйналудан күгәреп шешенеп беткән  17 яшьлек кыз Арча станциясеннән Казанга өч  көн җәяү кайта. Казан апасы әйткән адрес буенча йортны эзләп килә дә, бусагадан узуга аңын югалтып егыла. Дарулар иснәтең кенә һушына китерәләр. Аңына килгәч, хәлен сөйләп бирә. Бу мәрхәмәтле кешеләрдә ике көн торгач, туган авылына кайтып китә. Мең газаплар белән туган нигезенә кайткач, әнисе аны танымый: ”Бу минем кызым түгел, аның башында кызыл  яулык иде, бу аның өрәге...” -  дип, ишектән дә кертми. Авылдашлары да аның өрәк түгеллегенә инаныр өчен тотып-тотып карыйлар. 
 
Кайтканының икенче көнендә үк колхоз эшенә чыга Сания. Ә өч көннән соң Ульяновск-Свияжск тимер юлын салырга алып китәләр.  Өч  ай дигәндә тимер юлны салып бетерәләр. Ут эчендәге Волгоградка  азык-төлек, корал ташыр өчен бердәнбер тимер юл була ул. 
 
Ниһаять авыр сугыш еллары үтеп, 1945 елның 9нчы мае җитә. Җиңү хәбәрен  Юдино бистәсендә тимер юлда вагон бушатканда ишетә Сания. “Ул чакта вагоннарны бушатудан туктап, өч сәгать бәйрәм иттек, -  ди ул. Фронтттан кайткан егет Габделхәй белән дә шунда эшләгәндә таныша. Бер ел очрашып йөргәннән соң, гаилә корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре - кызлары туа. Тик яшь гаиләгә озаклап бәхетле яшәргә язмаган була. Сугышта алган яралары әти кешене мәңгелеккә алып китә. 
 
Сыңар канаты белән булса да, кызын үстерә, мәхәббәтенә тугры кала Сания. Кызы үсеп, укып, әнисе юлыннан китә. Юдинода диспетчер булып эшли. Хезмәтне яратучы тырыш Сания апаны лаеклы ялга да җибәрми  җитәкчеләре. Бары тик 77 яшендә генә үзенең яраткан коллективы белән саубуллаша ала ул. Хәзер үзе әйтмешли, рәхәтләнеп һава суларга туган авылына кайтып барышы. Тиңдәшләрем инде күптән вафат.  Ә мине бер үлеп телерелгәч, фәрештәләр саклап йөртә бугай, үз аягымда исән-сау йөреп торам. Әле яшәргә язсын. Михнәтләрне күп күреп, рәхәт тормышта яши генә башладык бит әле, -   ди бүген инде карт әни булган Сания апа. - Без күргәнне бүтән беркемгә дә күрергә язмасын ди аннары авыр сулап. 
 
Азат Мөхәммәтҗанов.
Казан. 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 19.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»