|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2023 Мәдәният
Тинчурин театры Казанның 2нче татар гимназиясе белән хезмәттәшлек итә башлады (ФОТО)Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза куелды. Хезмәттәшлекне рәсмиләштерүдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясенең директор урынбасары Илназ Зарипов катнашты. Мондый мөмкинлеккә белем бирү учреждениесе, театрыбызда уздырылган гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсында җиңү яулап, ия булды. Шул сәбәпле, безнең театр гимназияне шефлыкка алды, диелә хәбәрдә. Килешүне рәсмиләштергәннән соң гимназия укучылары өчен театр музее мөдире Розалия Чабатова экскурсия уздырды. Укучылар театр тарихы турында белде, шулай ук сәхнә артын, бутафория һәм костюмер цехлары белән танышты.
--- |
Иң күп укылган
|