|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2023 Хәвеф-хәтәр
Тагын янгын: «Иртән чыгып киткән киемнәрем белән генә калдым»Апас районының Кабык Күпер авылында яшәүче Люция Сибгатова бер кат кием белән урамда калган. Аның йорты тулысы белән янып беткән. Бүген ул танышларында яши. Янгын 10 декабрьдә иртәнге сәгатьләрдә чыга. Бу вакытта Люция апа эштә була. – Иртәнге сәгать 4тә эшкә киттем. Берни сизмәдем. Көндезге унынчы яртыларда йортым януы турында хәбәр иттеләр. 20 минуттан кайтып җиттем. Йортым эчтән яна, ләкин ялкын әле урамга чыкмаган иде. Янгын зал ягыннан чыккан, салкында электр чыбыклары көчәнешне күтәрмәгән, дип әйтәләр. Үз йортым – үз куышым иде. Кешедә яшәүләре бик читен, – ди Люция апа. Янгын чыкканда, өйдә кеше булмый. Янында яшәүче кызы һәм 9 айлык оныгы кунакка киткән чакка туры килә. Люция апа Шыгай авылы фермасында 20 елдан артык мөдир булып эшли. Булдыклы, тырыш, батырып эшли торган кеше. Һәрчак алдынгылар сафында ул. Таңнан кичкә кадәр эш урынында булырга гадәтләнгән. – Әлегә шок хәлендә йөрим. Иртән чыгып киткән киемнәрем белән калдым. Бер әйбер дә, документларны да ала алмадым. Эчемдә калтырау бар. Нидән башларга да белмим. Рәхмәт, район башлыгы да янына чакырды. Үзем эшләгән «Апас-Мол» берләшмәсе, аның җитәкчесе Марат Хәсәнов ярдәм булачагын белдерде. Биредә якын туганнарым юк. Кемгә таянырга да белмәгән көннәрем, – ди ул. Люция апа хәлен аңлаучыларга, булышучыларга рәхмәтен җиткерә. – Мунчага, сарайга зыян килмәде. Терлекләрем дә исән-сау. Ничек тә йортлы буласы иде. Урамда яшәп булмый, кешедә дә озак тора алмыйсың, – ди ул. Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр «Саклык банкы» картасына акча күчерә ала. Карта 89870682507 телефон номерына беркетелгән. (Людмила Михайловна С.)
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|