поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.12.2023 Язмыш

«Авырып киткәненә 6 ел була, карыйм, яшәсен генә!»

“Гомеремнең күп өлешен инде үттем, ә менә дөнья көтәргә өлгермәдем. Ышанасызмы, яшәмәгән дә кебек. Әле күпме эшләр эшлисем бар”, – ди Гөлнәфис ханым Мингалимова.

Ак белән кара
 
Якты көннең ямен, тыныч төннәрнең рәхәтен, ә бәхетенең тәмен тоеп яшәгәннәргә бер гомер аз кебек. Гөлнәфис ханымның да яшәгән саен яшисе килүенә сокланырлык. Янында хәләле. Тик аны биләүдәге сабый баладай хәсиятләп тәрбияләргә кирәк. 
 
– Ирем исән генә булсын! Бу авылда без икебез дә ятим. Тумышым белән Гаделшаныкы, ә Дүрт Өйле авылы мине килен итеп төшерде. Монда бер туганыбыз юк, бер-беребезгә терәк булып яшибез. Кешене сау, көчле чагында гына терәк дип уйламыйк. Иремнең миңа яшәргә көч бирүен күңелем белән тоям. “Ялгыз түгелмен, бикле ишеккә кайтып кермим бит әле”, – дип сөенәм. Рафаэль – икенче ирем, бергә яшәвебезгә 28нче ел китте. Үземнән 11 яшькә яшьрәк. Авырмы, җиңелме, Аллаһы биргән сынауларны без бергә кичәргә тиеш, - ди Гөлнәфис ханым. 
 
Ак белән кара дигәне, гомер буе язмыш иясенең юлын бүлешә. Бәхетләрен эзәрлекләүче сынауларга бирешмәгән Гөлнәфис ханым да өметен җуймый, иренең тереләсенә өметләнә.
 
– Авырлыклар яшьтән чыныктырды мине. Әтине иртә югалттык. 41 яшь кенә иде үзенә. “Башым бик авырта”, – дип эштән кайтып ятты да, бүтән аягына басмады. Элек бит баш авыртуына ис тә китми иде, эчәм дисәң, даруы да юк. Аның кан басымы күтәрелгән икән, белмәдек. Әни алты бала белән тол калды. Безне бик авырлык белән үстерде. Бер кешенең эшләгәнен җиде кашыкка бүләргә кирәк. 94 яшенә тиклем яшәде әни, бер ел элек җирләдек. Ике абыем да вафат. Авыл балалары эшләп үсә, без дә әнигә яшьтән терәк идек. Печәнен дә бергәләп хәстәрләдек, өйдәге эшне дә балалар үзара бүлешеп эшләдек. Сигезенче сыйныфны бетергәч тә мин фермага эшкә кердем. 17 яшемдә кияүгә чыктым, – ди ул.
 
Үзеннән 5 яшькә олырак Минзәки исемле егет белән кавышалалар. Ишле гаиләгә барып керә: әби-бабай, кайнана-кайната, каенсеңел, ике каенэнекәш һәм яшь парлар.
 
– Кечкенә генә өй, түр почмакта бабай ята иде. Әби мич артында. Кайнана белән кайната кече якта. Без Минзәки белән ишек төбендә. Безгә терәлеп диярлек, раскладушка куеп, каенсеңел ята, ике араны чаршау гына бүлгән. Идәнгә каенэнекәшләр тезелешкән. Басарга урын калмаса да сыйдык, төнлә биимисең ич. Хәрби хезмәттән кайткан каенэнекәш өйләнде берзаман. Апрель ае. Кара көзгә тиклем алар чоланда йокладылар. Суыткач, өйгә кертергә кирәк бит. Өйне яңача бүлештек. Безне кече якка чыгардылар. Яшьләр безнең урынга урнашты. Ул чакны ике балам бар иде инде. Берсе бишектә, икенчесенә балалар караваты кертеп куйдык. Кайнатам зур гәүдәле, гырылдап җибәрсә, түшәм күтәрелә кебек, кулын сузса, бармаклары әнкәй аша минем борынга килеп тия (көлә). Менә шулай да рәхәт яшәдек. Килендәш белән фермада эшләдек. Иртәнге савымнан кайтып кергәндә, өлкәннәр чәй эчкән мәленә туры киләбез. Сабыр гына көтәбез! Дүрт кешегә бер самовар чәй нәрсә ул. Безгә аны егып эчәргә кала иде, алай да үпкәләшмәдек, – ди әңгәмәдәшем.
 
Йорттагылар хәстәрен күреп, яшьләргә дип агач юнәтәләр дә, бурап, өй җиткерәләр. Үз көнегезне инде үзегез күрегез, дисәләр дә, яшьләр күченмичә тилмертә. 
 
– Әниләр янында күңелле дә, рәхәт тә иде. Минзәки салган баштан ияртеп чыгып китмәсә, белмим, тагын күпме яшәр идек. Үз йортыбызга авырдан ияләштем. Киләм дә елыйм. Кайнанамның: “И, тиледер бу. Ике кайнанадан котылганына сөенә дә белми, эткән саен куенга керә, рәхмәт яугыры!” – дип, әрли-әрли юатканы хәтеремдә. Икенче ир белән никахлашсам да, Минзәкинең туганнары белән бүген дә бик тату яшибез. Минзәки бик акыллы, чибәр, зирәк кеше иде мәрхүм. Без бик бәхетле яшәдек. Әҗәл генә аерды. Минзәкинең бакыйлыкка күченүенә 34 ел вакыт үтеп бара, – ди Гөлнәфис ханым.
 
“Алыштырдың бит...”
 
Гомерләрнең Хак Тәгалә кулында икәнлеге бәхәссез. Кем дә язган кадәрлесен яши. Ләкин шунысы гаҗәп, язмышлар кабатланырга һәвәс.
 
– Әтием дә, ирем дә 41 яшьләренә кадәр яшәделәр. Икесен дә бер үк чир алып китте – инсульт. Әтием дә завхоз булып, гел кеше арасында эшләде, Минзәкине дә өйдә күрмәдек: партком секретаре, бригадир, ферма мөдире, ахырдан инженер-куратор итеп куйдылар. Таләпчән кеше иде мәрхүм. Ул көнне миннән өйдә калды. Казанга барырга тиеш иде, машина килгәнче бозауларны үзем карап китәм, дигәч, эшкә чыгып йөгердем. Көн үтте. Кайтып киләм, капка төбенә җитмәстән ишетәм бит, бозаулар үкерә. “И, Минзәки, әйткән сүзеңне үтәмәгәч, ник ышандырып калдың? Телсез бит алар, ашыйсы-эчәсе килгәннәрен сорап ала белмиләр, тилмерешеп үкерүләре урамга кадәр ишелетелә. Кешедән яхшы түгел,” – дип, өй ишегенә карасам – ачык. Керсәм – Минзәки идәнгә егылган, башын бусагага куйган, ята бичара. Авызыннан селәгәйләре килгән. Телефонга барып ябыштым. “Ашыгыч ярдәм” тиз килеп җитте. Әтинеке кебек, аның да кан басымы күтәрелгән икән. Табиблар: “Еракта яшәүче туганнарыгыз булса хәбәр бирегез, юлга җыенсыннар, озак тормас”, – дигән иде, кичке сәгать унберләрдә өзелде дә. 3 бала белән 36 яшемдә тол калдым. Ул көннәрне уйлыйм да. Ноябрь ае, суытып җибәрде. Мин көннәр буе эштә, балалар үзләре генә. Олы кызым Гөлүсәнең Чистайда медицина көллиятендә, Фәритемнең — 10, Илнарымның 6 нчы сыйныфта укыган чагы, рәхмәт, берсе дә йөземә кызыллык китермәделәр, – ди ул.
Язмышыдыр, өч елдан соң кабаттан кияүгә чыга. Кунакка кайткан абыйсының: “Сеңлем, син яшь әле, тормышланырга кирәк”, – дигән сүзе хәсрәтеннән айнытып җибәргәндәй итә. Дөрес әйтә бит абыйсы, аңа әле балалары хакына дип тә яшәргә кирәк!
 
– Чистай юлында бер ир белән таныштым. Шушы Рафаэль! Аңа кадәр дусты белән безгә килгәне бар иде. Иптәш кызымны кунакка алып килделәр. Тиз генә өстәл көйләп, чәйләр эчергәнемне беләм, ә Рафаэльнең йөзен хәтерләмим. Кайгылы чакта кеше йөзенә күтәрелеп карыйсыңмыни? Көн дә шалтырата башлады. Күрешеп тә түгел, бер-беребезгә телефоннан сөйләшеп якыйнайдык без. Мин дә аны үз иттем, ул да мине яратты. Әле бит балаларга әйтәсе бар. Башта кызым белән киңәштем. “Үзеңә кара, әни. Син яшисе!” – диде. Фәритем хәрби хезмәттә иде. Аңа да хат яздым. Хатында бер генә җавап: “Кушылыгыз”, – дигән. Илнар сөенде генә,– ди Гөлнәфис ханым.
 
Әле бит мәрхүм иренең туганнары бар. Нияте аларга да барып җитә. Мөнәсәбәтләр кытыршылана. 
 
– Кайнанам көн саен килә иде. Түрдә Минзәкинең зурайтылган рәсеме, озак итеп карап тора да: “Син шушы кешене алыштырдың бит...” – дип, мине битәрләргә керешә. Рафаэль да тыңлап тора, минем кыенсынганны күрә бит. Әнкәй янына килә дә: “Апа, әгәр дә улыгызны исән чагында ташлап, миңа кияүгә чыкса, үпкәләр идегез дә. Үлгән артыннан ул да үлә алмый инде” – дип, сабыр гына, җайлап сөйләшә иде. Әнкәй дә сабырлана төшә. Көн дә килеп йөри торгач, Рафаэль белән дуслашып та киттеләр. Рафаэль янында эш белән каһәрләнмәдем, идән суыртуны да, базга, идән астына төшүләр дисеңме, терлекләр янына чыгуны белмәдем. Бик рәхәт яшәдем. Кунакка кайткан балаларымны ачык каршы алды, күчтәнәчен төяп җибәрергә куша иде. Эшләгән акчасын тиенен дә тотмыйча алып кайтып бирде. Ул да гаиләсеннән аерылган иде, беренче хатынында бер баласы үсә. Кызының әтисенең хәлен сорап та шалтыратканы юк, шуңа гына җән әрни менә... – ди әңгәмәдәшем. – Рафаэль Ташкентта туган егет. Дөньлар болгангач, Тубылгы авылына кайтып төпләнгәннәр. Без кавышканда әнисе исән иде әле, мине кызлы иттең, дип ул да сөенде. 
 
Тик хәләленең авырып китүе кызганыч... Канатланып тормыш иткәндә кабат сынаулар ябырылган. 
 
– Минзәкидән тол калганда өйләрнең бүгенге яме юк иде әле. Рафаэль белән шактый яшәгәч кенә өйне төзекләндерергә керештек. Көне буе авыр блоклар күтәреп ташыды мескенем. Арып киттеме, өйгә кергәч, утырган җиренә сеңде. Тора алмыйм, ди. Бераз утырып тор, арып та киткәнсеңдер, дим әле. Хәле үзгәрмәгәч, кызыма шалтыраттым. Аның Казанда көне икән. Әле бит хастаханәгә салып, әйбәтләп дәваласыннар өчен дә танышлык кирәк. Кайтуга хастаханәгә алып китте ул аны, шунда белдек: Рафаэль дә ишемик инсульт кичергән. Казанга ук җибәрделәр. Анда аягына баскач, тагын кан басымы күтәрелде – геморалогик инсульт бәрде. Бөтенләй урынга егылды, телсез калды. “Яхшыга өмет юк, гомерлеккә шушы”, – диделәр. Ике айлап хастаханәдә яттык. Тернәкләндерү үзәгенә җибәргәннәр иде. Коляскага утыртып күнегүләр ясарга алып барам, авыруларның һәммәсен дә бер бүлмәгә кертеп тезәләр. Башкалар аягын, Рафаэль кулын күтәрә, шул арада бөгелеп тә төшә. Үлчәп карыйлар, кан басымы тагын күтәрелгән, бүлмәсенә алып китегез, диләр. Көн саен уч тутырып дару ашыйбыз. Әле дару эчеп торса да кан басымын төшерер хәл юк кайсы көннәрдә. Үзем кашыктан ашатам, куллары эшләми. Балалар кайткач, мунчага алып барып юындырабыз. Сүзләрне дә ачык итеп әйтә алмый. Мин дә кыенлык белән аңлыйм. Уртак балабыз булмаса да бик якын ул миңа. Авырып киткәненә 6 ел була, бер генә көнне дә авырсынмыйм, карыйм, яшәсен генә! Иптәш ул миңа, терәк! Белмәссең, 7 елдан соң да уңайланып китүчеләр бар икән... - ди Гөлнәфис ханым.
 
Гөлнәфис ханым бәйләргә ярата. Сагышларын, күңел әрнүләрен уйга салып, шул уйлары инә очларына кунып биешкәндә күңеле тынычлана. Үскәндә орчык та тотмаган кыз, бүген өч читле шәлләр, күлмәк якалары, башмак-оекбашлар, урын өстенә җәймәләр бәйли. 
 
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»