поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.12.2023 Җәмгыять

«Астрология белән шөгыльләнүнең гөнаһы күрәзәлек итүнеке кебек үк»

Ел дәвамында көтеп алган могҗизалы чорга аяк бастык. Күңел Яңа елны каршыларга әзерләнә. Киләсе елдан бары яхшыны гына өмет итәсе килә. Әнә шушы нечкә кылны истә тотып, елның-елында Яңа ел алдыннан төрле йолдызнамә, фаразлар күзгә чалына башлый.

Киләсе елның нинди булачагын энәсеннән җебенә кадәр әйтеп бирә алар. Анда язылганнарга ышанырга ярыймы? Моның өчен нәрсә көтә? Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов белән шул хакта сөйләштек.

– Аллаһ илчесе: «Йолдызлар (астрология) турында белем туплаган кеше сихернең бер тармагын өйрәнгән була. Ул күбрәк белгән саен, шулкадәр гөнаһлырак була бара», – дигән. Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле булган сер, могҗизаларга сак карарга кирәк. Пәйгамбәребез астрологиягә, йолдызнамәгә ышану, алар ярдәмендә киләчәкне фаразларга маташуны бик нык тәнкыйтьләгән.

– Шулай да Яңа ел алдыннан йолдызнамәләргә, астрологларга ышану аеруча популярлаша. Һәр йолдызлык астында туучыны ни көтәсен, гомумән, киләсе елның нинди булачагын энәсеннән җебенә кадәр әйтеп бирәләр. Ничек уйлыйсыз: бу дөресме? Йолдызнамә белән елның нинди булачагын фаразлап буламы?

– Изге урын буш тормый, диләр бит. Бу очракта да әгәр кешенең дини белеме юк икән, аның башы әнә шундый юк-барлар белән тулачак, ул юк-барга ышаначак. Шайтан тыелган җимешкә юлны җиңеләйтә. Ә динебездә сихерчелек, астрология белән шөгыльләнү тыелган. Бу диварга баш белән бәрелсәң, сиңа бәрәкәт киләчәк, дисәң, анда шундук йөз кеше тезелеп басачак. Моның өчен биш тапкыр намаз укырга кирәк, дисәң, берсе дә намазга басмас. Кеше алда ярылып яткан хакыйкатьне күрми, шайтан вәсвәсәсенә бирелә. Төрле йолдызнамәләргә, астрологларга ышану да әнә шул вәсвәсәгә бирелү белән бер. Бу – бик зур гөнаһ. Елның нинди булачагын йолдызнамә ярдәмендә генә фаразлап булмый. Бар да – Аллаһы Тәгалә кулында.

– Шул ук Яңа ел алды йолдызнамәләренә килсәк, кайчак алар фаразлаганнар чынга да ашып куя бит. Бу нәрсә белән аңлатыла?

– Монда шундый нәрсә бар: Аллаһы Тәгалә – туры юлга кертүче дә, адаштыручы да. Ләкин адашуда кеше үзе гаепле. Кеше һәркемгә ихтыяр хакы биргән. Кеше нинди юл белән барасын үзе сайлый. Бөтен бәхет Аллаһы Тәгаләгә  бәйле. Әгәр кеше төрле ырым-шырым, йолдызнамәләргә ышана икән, Аллаһы Тәгалә аңа аларны юри рас китерә. Ул аңа юлын җиңеләйтә. Әмма бу юл, бу ышану ахыр чиктә адашуга, алдануга китерәчәк.

– Соңгы арада кешенең туган елы, сәгате буенча наталь карта төзеп, аның язмышын өйрәнү, тормышында ниләр булачагын фаразлау да популярлашып китте. Ислам дине моңа нинди мөнәсәбәттә? Аларга ышану гөнаһмы?

– Киләчәктә ни буласын, язмышка ни язылганын фәкать Аллаһы Тәгалә генә белә. Киләчәкне әйтергә маташучылар моңа каршы килә, Аллаһы Тәгаләгә ышанмавын күрсәтә. Шуңа күрә шул ук наталь карта, анда язылган саннар буенча кешенең язмышын өйрәнү, киләчәген юрау да, аңа ышану да – бик зур гөнаһ. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Ялган юрауларга ышанган, аларга бәйле булган кеше дә, киләчәкне әйткән һәм ул әйткәнгә ышанган, сихерчелек белән шөгыльләнгән һәм сихергә ышанган кеше дә безләрдән түгел», – дигән. Гомумән, ислам динендә мондый күренешләр, астрология белән шөгыльләнүнең гөнаһы күрәзәлек итүнеке кебек үк.

– Дога, аятьләр язылган бөти, брелок тагып йөрергә ярыймы?

– Элеккеге заманда муенына кечкенә генә Коръән тагып йөрүчеләр булган. Алар моны кирәк чакта туктап, Изге китапны укып алырга мөмкинлек булсын өчен эшләгән. Бүген исә бу күренеш башка мәгънәгә ия. Күпләр күкрәккә дога язылган бөти тагам да ул мине саклап торачак, дип саный. Әмма бу – мәҗүсилеккә тартым гамәл. Ник дигәндә, безне бары тик Аллаһы Тәгалә генә саклый. Бәхетне дә безгә фәкать Ул гына бирә. Шуңа күрә кеше үзе белән Коръән йөртсә, моның файдадан кала бер зыяны да юк. Әмма дога язылган бөтиләрне тагарга ярамый. Өйгә, машинасына төрле аятьләр язылган әйберләр элүчеләр дә очрый. Бу әйберләр үзләре кешене сакламый. Кеше аларга караган саен Аллаһы Тәгаләне искә төшереп, анда язылганнарны укып, үзенә файда алырга мөмкин. 

 
 

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.12.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»