|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2023 Мәдәният
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль яңа "Кайтаваз" концерт программасын тәкъдим итте (ВИДЕО)Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле "Кайтаваз" исемле концерт программасы белән Арча педагогика көллиятендә чыгыш ясады. Г.Тукай исемен горур йөртүче көллият өчен бу кичәнең тәрбияви кыйммәте зур булды. Концертны караган студентлар, укытучылар артистларны алкышларга күмеп, озак кына сәхнәдән җибәрми тордылар. Мондый чаралар, борынгы моңлы җырларыбызга, милли уен коралларына мәхәббәт уята, һичшиксез, буыннар бәйләнешен сакларга, әхлакый йөзне тәрбияләргә ярдәм итә.
--- |
Иң күп укылган
|