поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.12.2023 Җәмгыять

МЧСның Татарстандагы Баш идарәсе җитәкчесе урынбасарын колониягә озатканнар

Казанның Совет районы судында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Степущенкога һәм эшмәкәр Константин Кабальновка хөкем карары чыгарганнар. Алар сиреналар урнаштыруга бәйле мошенниклык турында эш буенча гаепле дип танылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Степущенко, дәгъва срогы чыгу сәбәпле, ике статья буенча җәза чарасыннан котылган. Болар вәкаләтләренә кермәгән ниндидер гамәлләр кылуга һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә комачаулауга кагыла. Ул, вәкаләтләреннән файдаланып, аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепле дип танылган.

Моның өчен элекке җитәкче урынбасары 4,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Степущенко гомуми режимдагы колониядә “утырачак”. Кабальнов та гаепле дип танылган булган. Ләкин ялган документлар эшләү һәм аеруча зур күләмдә мошенниклык гамәле буенча җәзадан котылып калган. Шуңа күрә ул шартлы рәвештә генә 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Тикшерүчеләр әйтүенчә, МЧСның Татарстан буенча Баш идарәсе 2013-2019 елларда “Спецлаб-Казань” фирмасы белән якынча 57 миллион сумга сиреналар урнаштыру буенча дәүләт контрактлары төзегән.

Техник бирем нигезендә, барлык җайланмалар Казандагы үзәк пункттан җибәрелүче бердәм хәбәр системасы рәвешендә эшләргә тиеш булган. Әмма, файдалануга тапшырылганчы, җиһазларны тикшереп-сынап карау күздә тотылган. Ләкин тикшерү уздырылмаган. Нәтиҗәдә сиреналарның өчтән бер өлеше төзексез булып чыккан. Шул сәбәпле 42 миллион сумлык зыян килгән. Кабальнов шулай ук “Территория безопасности” фирмасының акчасын урлауда катнашкан. Аңа әлеге фирма белән ялган килешүләр төзүдә гаепләү белдерелгән булган. Тикшерүчеләр фикеренчә, Степущенко һәм Кабальнов “Территория безопасности” фирмасын МЧС хезмәткәрләре бушлай күрсәткән хезмәтләр өен түләргә мәҗбүр иткән.

 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.12.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»