|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2023 Хәвеф-хәтәр
Узган төндә дүрт кеше янып үлгәнБашкортстанда узган төндә теркәлгән ике янгында дүрт кеше һәлак булган. Төбәктәге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Дуван районының Мәсәгуть авылындагы янгында ике кеше үлгән. Янгын өч фатирлы бер катлы йортның бер фатирында чыккан. Янгынны сүндергәндә фатир эчендә ир белән хатын табылган, табиблар аларның үлемен раслаган. Бер сәгать эчендә ялкынны сүндергәннәр. Күрше фатирларга янгын таралмаган. Вакыйга урынына белгечләр юлланган.
Кеше үлеме теркәлгән икенче очрак Баймак районының Югары Мәмбәт авылында булган. Анда зур гараж эчендәге бинага ут капкан. Ирекле янгын сүндерү командасы, вакыйга урынына килгәч, 80 кв м мәйданда 24 минут дәвамында ачык ялкынны сүндергән. Кызганычка каршы, янгын сүндерү вакытында 1982 елгы һәлак булган ир гәүдәсен тапканнар. Янгын мичне дөрес эксплуатацияләмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан дигән фараз бар.
Уфада да узган төндә бер янгын теркәлгән. Мәләвез урамындагы шәхси торак йортта чыккан ул. Бу хакта төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итәләр.
Янгын сүндерүчеләр 6 минут үтүгә тиешле адрес буенча килеп тә җиткән. Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында 1961 елгы ир гәүдәсе табылган. Янгын сәбәпләре ачыклана. Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем һәм дознаватель эшли.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
--- |
Иң күп укылган
|