|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.12.2023 Җәмгыять
Бер ана, янгыннан коткарып калу өчен, ике баласын бишенче кат тәрәзәсеннән ыргытканИркутск шәһәрендә бер хатын-кыз, янгыннан коткарып калу өчен, ике кечкенә баласын бишенче кат тәрәзәсеннән ыргытырга мәҗбүр булган. Бу хакта “Shot” телеграм-каналы хәбәр итә. Янгын шәһәрнең Совет урамында урнашкан торак йортның бишенче катындагы фатирда чыккан. Анда 4, 7 һәм 9 яшьлек өч баласы белән ирле-хатынлы гаилә яшәгән. Ана кеше уртанчы һәм төпчек баласын тәрәзәдән ыргыткан. Аларны, йорттан тиз генә йөгереп чыгып, күршеләре тотып калган. Шуннан соң хатын-кыз үзе сикергән. Ләкин, бик нык җәрәхәтләнеп, һәлак булган. Ире һәм тугыз яшьлек баласы да зыян күргән. Тәрәзәдән ыргытылган балалар исән калган: хәзер алар – реанимациядә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе – электрүткәргечтә кыска ялганыш барлыкка килү. Фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|