|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2023 Җәмгыять
Санкт-Петербургтагы мәктәпкә Муса Җәлил исеме бирелдеСанкт-Петербургта, Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында, шәһәрнең Калинин районында урнашкан 146нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирү уңаеннан тантаналы чара булды. Әлеге карарны Санкт-Петербург Топонимика комиссиясе 2023 елның 4 октябрендә раслаган. Мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирү инициативасы белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе, мәктәп җитәкчелеге һәм шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге чыккан. Әлеге мәктәптә инде күп еллар дәвамында яшь буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында, шул исәптән Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗади мирасын өйрәнү буенча зур эш алып барыла. Мәктәп укучылары Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге тарафыннан үткәрелә торган чараларда һәм «Җәлил укулары» Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесендә актив катнаша. 2020 елда әлеге мәктәп базасында Муса Җәлилнең Хәтер почмагы ачылды, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|