|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2023 Фаҗига
Кукмарада янгын вакытында өй янып беткән, һәлак булучы бар (ФОТО)Кукмара шәһәренең Планетарный урамындагы йортларның берсендә янгын чыгу турындагы хәбәр сәгать 20.42дә алына. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частеннән хәбәр иттеләр, дип яза "Хезмәт даны" газетасы. Янгын сүндерүчеләр килгәндә торак йортның мансарда өлеше, коридор, мунча, гараж ут белән чолгап алынган була. Ялкын телләренең күрше корылмаларга күчү ихтималы зур була.
Кукмарада янгын вакытында өй янып беткән, һәлак булучы бар
Янгын сүндерүчеләр килгәнче өйдән 76 яшьлек ир кешене алып чыгалар, ул дәваханәгә җибәрелә. 75 яшьлек хатын-кыз һәлак була.
Торак йорт, мунча, гараж һәм сарайның чардак өлеше тулысынча янып бетә. Күршеләргә зыян килми.
Янгын чыгуның якынча фаразы — электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен төгәл үтәмәү.
фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару частеннән
Эльвира ИВАНОВА |
Иң күп укылган
|