|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2023 Җәмгыять
Яңа елдан юл бәяләре үзгәрү сәбәпләрен аңлаттылар2024 елның 1 гыйнварыннан Казанда җәмәгать транспортында йөрүгә яңа тарифларны исәпләгәндә Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты ташучылар тарафыннан тәкъдим ителгән тариф заявкаларына һәм документларына анализ ясады, шулай ук ташучыларның икътисади нигезләнгән чыгымнарын исәпкә алды. Бу хакта бүген Казанда узган утырышта ведомство бүлеге җитәкчесе Гаяз Миңнебаев хәбәр итте. «Кулланучылар бәяләре индексы үзгәрү, машина йөртүчеләрнең һәм кондукторларның хезмәт хакларын индексацияләү, электр энергиясе, ягулык-майлау материаллары, шина һәм техник хезмәт күрсәтү бәясе арту, шулай ук лизингка алынган 25 яңа троллейбусны куллану чыгымнарын исәпкә алуга нигезләнеп бәя арттырылды», - дип аңлатты ул.
Халыкка хезмәт күрсәтүчеләр һәм Казан башкарма комитеты инициативасы белән гамәлдәге тарифларны яңадан караганнар. Шәһәрдә җәмәгать транспортында йөрү бәяләре 2024 елның 1 гыйнварыннан үзгәрәчәк, дип яза Татар-информ.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2024 елга җәмәгать транспортында йөрү тарифларын бүген Казанда Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында расладылар. Яңа елдан уртача тариф 9,5 процентка арта.
--- |
Иң күп укылган
|