|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2023 Авыл
Татарстанда һава температурасы –49 градуска кадәр түбәнәюе теркәлгәнТатарстанның Әгерҗе районында һава температурасы -49 градус теркәлгән. Авыл җирлеге башлыгы термометрның фотосын төшереп куйган. Әгерҗе районында икенче тәүлек инде рекордлы түбән һава температурасы саклана. 8 декабрьгә каршы төндә Бима авылында температура -49 градуска кадәр түбәнәйгән. Бу җирлек өчен абсолют минимум.
Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов термометр фотосын төшергән, анда аномаль сан күрсәтелә: -49С, дип хәбәр итә «Әгерҗе хәбәрләре».
Татарстанда көчле салкыннар тагын берничә көнгә сакланачак.
--- |
Иң күп укылган
|