|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2023 Фаҗига
Брянск фаҗигасе: мәрхүмә кыз ут ачкан Алина белән дус булган
Кичә Брянск шәһәренең 5 санлы гимназиясендә Алина исемле кызның ут ачып, бер сыйныфташын үтереп, бишесен яралап, үзенә кул салуын язган идек. Мәрхүмә кызның исеме – Маша. Аның әнисе SHOT Telegram-каналына түбәндәгеләрне сөйләгән. “Маша якын торган Алинага. Дробовиктан Алина төбәп түгел, ә ничек туры килә, шулай аткан. Ядрәләр Машаның кулбашына, үпкәсенә, артериясенә тигән. Маша Алина белән дус иде, ул табиб булырга, кешеләрне дәваларга хыяллана иде”, – ди кайгылы ана.
Брянск гимназиясендәге атышта һәлак булган Машаның әнисе сүзләренчә, Маша белән Алина арасында бер конфликт та булмаган. Алина ничек туры килә, шулай аткан. Ана кеше кызларның егет бүлешә алмаган дигән фикерне дә кире кага: аның кызы беркем белән дә очрашып йөрмәгән. Алина белән Маша дус булган, былтыр бер-берсенең туган көннәренә барганнар.
Ольга сүзләренчә, атышка берничә атна кала укытучыларның берсе социаль челтәрләрдә суицидка чакыручы сәер чат күргән. Машаның әнисе ата-аналарны һәм педагогларны җыеп, бу хакта сөйләшергә тәкъдим иткән, әмма моңа вакыт тапмаганнар.
Машаның әнисе Ольга Алинаның мәктәпкә ни өчен мылтык алып килеп, сыйныфташларына ут ачуын аңламый. Алинаның әти-әниләре Машаның гаиләсе белән элемтәгә чыкмаган әле.
Маша дини гаиләдә әнисе, үги әтисе һәм абыйсы белән үскән, пешеренергә, тегәргә, бәйләргә, гитарада уйнарга яраткан, музыкаль мәктәптә укыган һәм табиб булырга хыялланган. Баоысы белән дә дустанә мөнәсәбәтләрдә булган. Машаның туган көне – декабрь ахырында. Туган көненә үсмер кыз Алинаны һәм аның игезәген чакырырга җыенган.
Кызлар бер ихатада яшәгән һәм озак еллар мәктәпкә бер юлдан йөргән. Кызганыч, кичә алар ул сукмактан соңгы тапкыр узган...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|