поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.12.2023 Җәмгыять

Луиза белән Марат 25 455 863 50 сумны банкка кайтарырга тиеш

Салават шәһәрендә 25 миллион сум акча урлап даны таралган экс-кассир Луиза Хәйруллина берничә ай элек иреккә чыккан. Ул 4,5 ел колониядә утырды. Бу хакта Луизаның туганнарына сылтанып, UFA1.RU порталы хәбәр итә. Ире Марат Хәйруллин белән Луиза аралашмый, диелә. Луиза, балаларын алып, ире белән кайчандыр төзегән йортта яши, ди. Туганнары аны эшкә урнашкан, дип сөйләгән.

Миллионнар урлап тотылган ир белән хатын эшенә суд 2021 ел алдыннан нокта куйган иде. Исегезгә төшерәбез, 2017 елның августыннан 2019 елның маена кадәр банкның өлкән кассиры Луиза Хәйруллина ире кушуы буенча системалы рәвештә акча урлаган. Акчаларны үзләштерүен ул төрле документлар ярдәмендә яшереп килгән. Акчаларны  яшерен рәвештә алып чыгып иренә биреп барган. Ә ул аларны төрле спорт вакыйгаларына ставкалар ясап, букмекер контораларында туздырган. Гаепләнүчеләр  барлыгы  9 025 270 сум, 140 900 доллар һәм 101 315 евро урлаган. 2019 ел ахырында Марат Хәйруллин, тиздән аларның бу афёрасын ачыкларлар дип,  хатыны Луизаны һәм ике баласын ияртеп, качу оештырды. Берничә көн гаилә урманда яшеренгән,  соңыннан алар янә Салаватка кайтып, машиналарын гаражда калдырганнар һәм таксида Казанга киткәннәр. Анда аларны полицейскийлар тоткарлады да инде.
 
Суд Луиза Хәйруллинаны “үзләштерү” маддәсе буенча гаепле дип тапты һәм биш елга ирегеннән мәхрүм итте. Марат Хәйруллин бу җинаятьне оештыручы итеп табылды, аны алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Суд шулай ук “Россельхозбанк” акционерлык җәмгыятенең  25 455 863 50 сум күләмдәге зыянны каплату турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде. Луиза белән Марат бу сумманы уртага бүлеп, аны тулысынча банкка кайтарырга тиеш. 
Фото: bashinform.ru
 
 

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 07.12.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»