поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.12.2023 Милләт

Менделеевскта боз кузгалган: авыл мәктәпләрен япмаска, туган телдә укытуны сакларга

Милли мәгариф өлкәсендә гел ахыргы урыннарда барган Менделеевск районының әкренләп өскә үрмәләвен күрәбез. Күптән түгел анда «Мирас» татар мәктәбе ачылды. Әлеге чарада Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та катнашты. Авыл мәктәпләрен япмаска, туган телдә укытуны сакларга тырышалар монда. Бозны кем кузгаткан?

Беренчеләр кая киткән?

Район мәгариф идарәсе башлыгы Рәис Нәҗипов белдергәнчә, Бондюг шәһәрендә (район үзәге элек шулай дип аталган. – Авт.) ачылган беренче мәктәптә укыту татарча оештырылган. Саный китсәк, татар зыялылары да аз чыкмаган. Әйтик, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 3 нче мәктәптә татарча белем алган. Шунысы да гаҗәпләндерде: республика районнарында азкомплектлы мәктәпләрне күптән кыскартсалар, монда тимәгәннәр. Песәй, Абалач мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфка кадәр барлык фәннәр дә туган телдә укытыла. Ә менә Бәзәкә, Камай авылларында татарча укытуны торгызырга җыеналар. Дөрес, бала саны гына бик аз шул. Сүз уңаеннан, быел авыл мәктәпләрендә татар, мари авылларын исәпкә алып, 1 нче сыйныфка нибары 27 бала укырга кергән.

Песәй мәктәбендә 49 бала укый. Алты авылга бу. 11 еллык мәктәп булса да, быел унынчылар юк. 1 нче сыйныфка 3 бала кергән. Барлыгы – 12 укытучы.

Мәктәп директоры Илнар Җиһангәрәев белдергәнчә, уку 9 нчы сыйныфка кадәр татарча оештырыла. «Без татар авылы бит», – диде директор, горурланып. Математика, физика кебек фәннәрдән терминнарны татарча өйрәтәләр икән. Югары сыйныфларда исә укыту – русча. Быел 9 нчы сыйныфтагы бер укучы татар теленнән сынау сайлаган. Директор, БДИга әзерләнү өчен татарча материаллар кирәк, дип үз теләген җиткерде.

Бәзәкә мәктәбендә бүген 43 укучы белем ала. 10–11 нче сыйныфларда бер генә бала да юк. Демографиянең яхшыруына өметләнәләр. Мәктәп ремонт көтә.

«Татар» дигән сүздән башка…

Менделеевск шәһәрендә татар гимназиясе ни өчен ябылып торган соң? Моның да сәбәпләрен белештек.

Шәһәрдә татар гимназиясе 1993 елда 30 бала белән ачылган. Аның үткәне турында татар мәктәбенең элеккеге директор урынбасарыЙолдыз Садыйковадан сораштык. Хәзерге вакытта ул – химия-технология лицеенда директор урынбасары. Хәер, Йолдыз Садыйкова «татар мәктәбе ябылды» дигән сүзләр белән килешеп тә бетми.

– Без татар мәктәбенә 1999 елда эшкә килдек. Ирем Марат – директор, ә мин урынбасар идем, татар телен дә укыттым. 18 ел гомеремне әлеге гимназиягә багышладым. Шуның өчен бик якын ул миңа, – ди мөгаллим. – Башта 4 нче мәктәпнең бер почмагында белем бирдек. Әти-әниләр белән очраштык, мәктәп, бакчалар буйлап укытучылар җыйдык. Нәүрүз, Сөмбелә кебек милли бәйрәмнәр уздырдык. Татар мохитенә кызыгып, балаларын китерүче әти-әниләр арта барды. Шулай итеп, укучылар саны 200гә җитте. Бездә төрле милләт балалары укыды. Барыбыз бер гаилә булып яшәдек.

2001 елда гимназияне төзекләндерелгән бакча бинасына күчерәләр. Тик 2003 елдан гимназия исемен үзгәртергә мәҗбүр була. «Татар» дигән сүздән башка гына эшләвен дәвам итә. Дөресрәге, БДИ кертелгәч, әти-әниләр, балаларыбыз югары уку йортларына укырга керә алмаячак дип, ул-кызларын рус мәктәпләренә күчерә башлый. Мәктәптә математика, физика, химия кебек фәннәр татарча укытылган чөнки. Тәрбия эше һәрвакыт татарча оештырылган. 2014 елда департамент тикшерүләреннән соң, уку йортында белем сыйфаты түбән булуы ачыклана. Ни өчен дигәндә, бирегә күбрәк зур мәктәптә укый алмаган балалар күңеленә җылылык, ниндидер яклау эзләп килә. Әмма аларның берсе дә тормышта югалып калмаган, вузларга укырга кергән.

– Без рус мәктәбенә әйләнмәдек. Гимназияне саклап калу өчен Дәүләт Думасы, Дәүләт Советына кадәр барып җиттек. Татар дигән исеме үзгәрсә дә, эчке мохит шул килеш калды бит. Ябылмады ул, без аны югалтмадык, – ди Йолдыз ханым.

2010 елда гимназия 7 нче мәктәпкә үзгәртелгән. Татар мохите сакланса да, балалар русча укыган. Ниһаять, шәһәрдә быел татар гимназиясе ачылган. Шулай ук Менделеевскига татар бакчасы да кирәк әле. Аны ачу да планнарында бар.

«Ә»не дә, «җ»не дә өйрәнерләр…

Татар гимназиясенә 1 нче сыйныфка 9 баланы кабул иткәннәр. Гомумән, бинада 170 бала укый. Әкренләп ул балалар да үзләре теләп татарча укырга күчәр дигән өмет бар. Хәзер югары сыйныфларга башка мәктәпләрдән дә күчә башлаганнар.

1 нче сыйныф укучыларын Рәйханә Харитонова хәреф танырга, язарга өйрәтә. Моңа кадәр мәктәптә татар теле укыткан, тәрбияче булып эшләгән ул.

– Укучыларымның күбесе – катнаш гаиләләрдән. Татарча белмиләр. Әлифбаны өйрәтәм. Аларның «ә», «җ» хәрефләрен ишеткәннәре юк. Үзләре әйтәләр дә көлеп куялар. Татарча уеннар уйныйбыз. Туган телгә өйрәтүне бурыч итеп куйдым, – ди ул.

Бу урында инде без: «Барлык фәннәр дә татарча укытылмагач, мәктәп кабат рус мәктәбенә әйләнмәсме?» – дип сорамыйча кала алмадык.

– Татарча аңламагач, фәннәрне тулысынча туган телдә оештырып булмый. Әмма әти-әниләрнең балаларын туган телдә укытасы килә. Ә сез борчылмагыз, бу сабыйлар җырлап сөйләшер, Алла боерса. Моны үз күзәтүемә алачакмын. Әгәр ничек сөйләшүләрен беләсегез килсә, тагын бер елдан килерсез, – диде безне мәктәпләр буенча озатып йөргән Рәис Нәҗипов.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп милли җанлы Рәис Нәҗиповның билгеләнүе – район өчен үзе бер табыш. Тел бетмәсен, милли мәгариф алга китсен дип тырыша ул. Аның әйтүенчә, гимназияне ачканда, татар халкының кыйммәтләренә таянганнар. Диварларда Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗевның әхлак, тел турында канатлы сүзләре эленгән. Максатлары – балаларны чын татар җанлы итеп тәрбияләү.

– Беренче шарт – балаларны Тукайлы, икенчесе – иманлы итү. Иман ул дин генә түгел, киң мәгънәгә ия. Тәрбиягә дә зур урын бирәчәкбез. «Тукай» балалар әдәби мәктәбе, «Иман» әхлак нигезләре җомга мәктәбе оештырдык. Татар көрәш мәктәбе эшли башлады. «Яшь эшмәкәр» мәктәбе ачтык. Моң да булырга тиеш. Курай мәктәбе ачу уе да бар, – диде Рәис Нәҗипов.

Район башлыгы Радмир Беляев белән дә аралашырга җай чыкты. Аннан, беренче чиратта, татар мәктәпләре турында кызыксындык.

– Без тарихи гаделсезлекне торгыздык. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ярдәме белән «Мирас» татар мәктәбен ачтык. Кызганыч, ул элек ябылып торган иде. Бездә татарлар район халкының 52 процентын тәшкил итә. Шуңа күрә татарча белем бирүгә ихтыяҗ зур, – диде ул.

Радмир Беляев шулай ук татар балалары укыган Бәзәкә, Песәй мәктәпләрен төзекләндерү кирәклеген дә әйтте. Проектлар әзер икән инде.

Сәрия Мифтахова

Чыганак


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»