|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2023 Мәдәният
Казанда кыргыз киносы көннәре узачак12-14 декабрьдә Казанда «Мир» кинотеатрында Кыргыз киносы көннәре узачак. Кыргыз һәм рус язучысы, шулай ук дипломат Чыңгыз Айтматовның тууына 95 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Казан тамашачысына биш фильм тәкъдим ителәчәк. 12 декабрь көнне Чыңгыз Айтматовның шул ук исемдәге повесте буенча Андрей Кончаловскийның «Беренче укытучы» фильмы күрсәтеләчәк. Фестивальнең икенче көнендә Айтматовның шул ук исемдәге китабы буенча Ирина Поплавскаяның «Җәмилә» (1968) һәм Геннадий Базаровның «Әниләр кыры» (1967) фильмнары тәкъдим ителәчәк. Кинофорумның соңгы көнендә Толомуш Океевның «Кызыл алма» картинасы (1975) һәм Болотбек Шамшиевның «Ак пароход» фильмнары күрсәтеләчәк. Кино күрсәтүләргә керү ирекле булачак, әмма алдан "Мир" кинотеатры сайтында теркәлү узарга кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|