поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.12.2023 Җәмгыять

Кытайда меңәрләгән балаларга йоккан чир Россиягә дә килгән

Россиядә микоплазма инфекциясе очраклары теркәлгән, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорда. Кытайда бу инфекция аркасында 3тән алып 7 яшькә кадәрге меңәрләгән балалар авырый. Инфекция учагы Пекинда котыра, шулай ук Тяньцзинда, анда балалар дәваханәсе көненә 13 мең нәни пациентларны кабул итә.

Кытай Халык республикасының Сәламәтлек саклау  комиссиясендә  мондый күрсәткечләрне рекордлы дип атыйлар. Русиядә әлегә санаулы очраклар гына теркәлгән, әмма Санкт-Петербургта балалар авыручанлыгы артуы күзәтелә, шул исәптә – микоплазма пневмониясе очраклары да.

Микоплазма инфекциясенең билгеләре нинди?
 
Микоплазма инфекциясе вакытында кешенең еш кына тән температурасы күтәрелә, озакка сузылган ютәл барлыкка килә, талчыкканлык күзәтелә, дип аңлата инфекционист Вероника Кулеш. Кайсыбер табиблар фикеренчә, чир дулкын сыман да узарга мөмкин.
 
“Ике-өч атна эчендә кешенең хәлендә  дулкын сыман яхшыру күзәтелә шул чорда бала мәктәпкә яисә бакчага барып, башкаларга да чир йоктырып кайтырга мөмкин”, – ди белгеч.
 
Белгечләр сүзләренчә, микоплазма инфекциясе кайсыбер антибиотикларга тотрыклы.
 
Чир югары сулыш юллары зарарланудан алып бәвел-җенес системасы  белән проблемаларга кадәр төрле формада узарга мөмкин, дип билгели Русиянең халыклар дуслыгы университетының йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский.
 
Русиядә авыручанлык балалар арасында арта, Санкт-Петербургта бу хәлне гадәти түгел дип атыйлар
 
Роспотребнадзорда Русиядә респиратор авырулар белән бәйле хәл тулысынча контрольдә дип ышандыралар, чир йоктыру очраклары, шул исәптә коллективларда да, актив тикшерелә.
 
Русия төбәкләрендә исә гомумән алганда балалар арасында төрле инфекцияләр белән авыручанлык арта, ә Санкт-Петербургның сәламәтлек саклау буенча комитет вәкилләре бу хәлне гадәти түгел, дип атый.  Мәсәлән, Филатов исемендәге 5нче санлы балалар клиник хастаханәсендә  кискен респиратор авыру билгеләре (ОРЗ) теркәлгән һәр өченче балада миокплазма инфекциясе ачыкланган.
 
“Стационарда ОРВИ белән яткан һәр икенче-өченче балада – пневмония, һәм 50-80 процент очракларда – микоплазма пневмониясе. Болай булганы юк иде әле”, – ди Петербургның Сәламәтлек саклау буенча комитетының штаттан тыш баш балалар инфекионисты Елена Дондурей.
 
Комитта аңлатуларынча, йогышлы авырулар стационарларына госпитализация очраклары бер атна эчендә 17 процентка диярлек арткан.
 
Шул ук вактта РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, илдәге эпидемиологик хәлне бәяләп, микоплазма инфекциясен йоктыру очраклары көннән-көн артса да, аның белән идарә итеп була, ди. Илдә төрле препаратлар саны җитәрлек, дип ассызыклаган Мурашко. Фәнгә микоплазма инфекциясен диагностикалау, аның клиник симптомнары  билгеле, ди ул. 
Чыганак: lenta.ru
 
 

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 07.12.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»