|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2023 Җәмгыять
70 яшьлек Сафина дөньяда иң өлкән яшь әниләрнең берсе булганУгандадан 70 яшьлек хатын-кыз игезәкләр тапкан һәм дөньяда иң өлкән яшь әниләрнең берсе булган. Сафина Намуквайя шушы көннәрдә ЭКО ярдәмендә малай һәм кыз тапкан. 2020 елда да шундый ук ысул белән балага узып, сәламәт кыз тапкан. 70 яшьлек хатын-кыз озак еллар балага уза алмаган. Шуннан ул ЭКО ярдәмендә табарга булган.
Иң олы яшьтәге әни кешеләрнең тагын берсе Һиндстанда яши. 73 яшьлек хатын 2019 елда, ЭКО ярдәмендә, шулай ук игезәкләр тапкан.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|