поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.12.2023 Мәдәният

Уфада Тинчурин театры гастрольләре тәмамланды

Уфада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләре тәмамланды. Дүрт көн дәвамында Уфа «Нур» татар дәүләт театры бинасында барлыгы дүрт спектакль тәкъдим ителде, аларның берсе мәктәп аудиториясенә кабатлап күрсәтелде.

Башкортстан тамашачыларына «Яратам! Бетте-китте!» музыкаль комедиясе (автор – Л.Әминова, режиссеры – З.Харисов), «Хыялый» лирик комедиясе (автор – С.Әбүзәров, режиссер – И.Мөхетдинов), «Кияү урлау» комедиясе (автор – С.Юзеев, режиссер – Р.Саттарова) күрсәтелде. Гастрольләр «Ашина» мистик драмасы (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) белән ябылды.

Гастроль спектакльләрен мәртәбәле кунаклар да тамаша кылды. «Хыялый» лирик комедиясен Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин карады. Спектакльдән соң ул артистлар белән аралашты, постановканы югары бәяләде һәм театр коллективына җылы теләкләрен җиткерде.

«Бик матур тамаша алып килгәнсез. Безнең мәдәният министрлыгы, үземнең исемемнән сезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Әле күптән түгел генә М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры белән Татарстанга гастрольләргә барып кайттык. Безнең дуслык якты, матур мөнәсәбәттә дәвам итә. Алга таба да шулай итеп эшләргә, бөек сәнгатьне тагын да күтәрергә язсын», – диде җитәкче.

Спектакльләрдән тыш, гастрольләр дәвамында Уфа театрларының реклама, маркетинг бүлеге белгечләре белән очрашу узды. Биредә Тинчурин театрының мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе, кунак бүлмәсе проектларын Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, «Могҗиза» инклюзив театр студиясе җитәкчесе, режиссер-педагог Зөфәр Харисов, актер, «Могҗиза» студиясе укытучысы Салават Хәбибуллин, актриса Айсылу Мөсәлләмова тәкъдим итте.

Моннан тыш Татарстанның атказанган артистлары Лилия Мәхмүтова, Илфак Хафизов, актриса Айсылу Мөсәлләмова Башкортстанда татар телендә нәшер ителә торган «Кызыл таң» газетасы редакциясендә кунакта булды. Журналистлар гастрольләргә алып килгән спектакльләр, театр репертуары белән кызыксынды.

Гастрольләрнең ябылышында Уфа «Нур» татар дәүләт театрының директор урынбасары Мурат Муллагазиев, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, педагог, актриса, режиссер Фәрдүнә Касыймова катнашты.

«Элек без Станиславский мәктәбендә укыган студентлар белән Тинчурин театрының матур спектакльләрен карый идек. Бүген Тинчурин театры бөтенләй икенче сукмак салганын, яңа ачышлар эзләгәнен күрдек. Шушы еллар дәвамында пластика буенча бик зур эш башкарылган, яңа артистлар үсеп килә. Башкортстан белән Татарстан гомер буена дус. Бер-беребезгә кунакка йөрибез, бергә яшибез, бергә үсәбез, бездән үрнәк алсыннар», – дип ассызыклады Фәрдүнә Касыймова.

Искәртеп узыйк, Уфа «Нур» татар дәүләт театрының Тинчурин театрына гастрольләр белән 2024 елның февралендә килүе планлаштырыла.


---
Тинчурин театры
№ --- | 04.12.2023
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»