|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2023 Хәвеф-хәтәр
Югары Ослан районында шәхси йортта чыккан янгында 90 яшьлек әбинең гомере өзелгәнАшыгыч хезмәтләргә Татарстанның Югары Ослан районы Ташкабак авылында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынның мәйданы 57 квадрат метр тәшкил итүен ачыклаган. Янган конструкцияләрне аралаган һәм су сиптергән вакытта 90 яшьлек әбинең мәетен табып алганнар.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|