|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2023 Криминал
"Үләннәр белән яман шештән дәвалыйм"Нальчикта яшәүче ир дәвачы булып кыланган һәм таныш хатынның кызын яман шештән терелтергә вәгъдә иткән. Моның өчен ул миллион сум акча сораган. Каза күргән Аминат Кулиеваның кызына ике ел элек икенче дәрәҗәдәге яман шеш диагнозы куйганнар. Хатын дәвалау курслары узган, әмма ремиссия теркәлмәгән. Соңрак Кулиева танышларында аңа кызын дәвалап терелтергә вәгъдә иткән Александр исемле ирне очрата. Дәвалау өчен ир кыйммәт хак сорый – 500 мең сум, бу акчаларны ул билетка һәм төрле үлән комплекслары өчен дип ышандыра.
Кызганычка каршы, үлән комплекслары авыру хатынга булышмаган, мошенник тагын 500 мең сум акча сораган. Кулиевада 400 мең сум гына булган, ул булган бар акчасын иргә илтеп биргән.
Соңрак аферистның аптекада сатылган үлән чәйләрен чит ил үләннәре дип алдавы ачыклана. Каза күргән хатынның акчаларына ул фатирында ремонт ясаган, көнкүреш техникасы сатып алган. Хатын танышлары аша ирнең ялганлавын ачыклаган һәм полициягә гариза язган. Хәзер мошенникка җинаять җәзасы яный.
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|