поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.12.2023 Шоу-бизнес

Илсур Шәрипҗанов: “Кара пиар ясаганыбыз булмады”

Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар җырлы гаиләсе тамашачыга көчле энергетикасы, дәртле җырлары белән таныш. Гаилә башлыгы Илсур белән боз сараенда күрештек.

Улы Минтимер тимераякта шуган арада әңгәмә кордык. Илсур үзе дә хоккеист бит. Бүген дә Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасында уйный. Актаныш районы Чалманарат авылы егете ул...
 
- Гаиләгез белән таныштырыгыз әле. Әти-әниләрегез исән-саумы?
- Гаиләдә мин – беренче бала, аннан Нәсим һәм Язилә дөньяга килде. Әнием Тәнзилә тәрбияче булып эшләде, аннан безне тәрбияләде. Әни бик төгәл кеше. Бөтен эшне ашыкмыйча, сыйфатлы итеп башкара. Төне буе йокламаячак, тик эшләрен бетермичә ятмый. Үзем дә кечкенә вакытта елак булганмын. Сыер савырга чыгар өчен, әни миңа кәгазь белән кайчы биргән. Бала кочаклап утырып кына тормыш бармый шул. Ул вакытта заманасы да бүтән иде. Әтием Мөхәммәтнияз ферма мөдире иде. Без дә кул астына керә башлагач, фермада әтигә ярдәм иттек. Мал-туар караштык, җәй айларында көтү көттек. Әти 12 ел гүр иясе инде. Яңа елга санаулы көннәр калганда йөрәк өянәгеннән җан бирде. Әти мунча кереп кайтты да: “Ятып торам әле”, - дип, тыныч кына китеп барды... Урын өстендә ятып авырмады ул, бәлки сызлангандыр да, тик ул безгә аны күрсәтмәде. Ул елны Яңа елның яме булмады. Өйдә пилмән ашадык та, йокларга яттык. Туганнарга кунакка бара торган халәт түгел иде. Әтинең үлемен бер айдан соң гына тулысынча кабул итем. Бу хәбәргә ышанасы килмәде. Әтиебезне югалту барыбыз өчен дә зур сынау булды. Сеңлем Язиләгә 10 генә яшь иде.

- Әтиегез нинди кеше иде?
- Ул бик сабыр булды. Беркемгә дә начар сүз әйтмәде. Ярдәм сораучыларга: “Эшләп карарбыз, тырышырбыз”, - дип җавап бирде. Көченнән килмәсә дә, кешеләргә “юк” димәде. Һәрвакыт: “Кешене өмет яшәтә”, - дип әйтә иде. Әти уенын-чынын кушып сөйләргә яратты. Юморист булгач, авылда аңа “Никулин” дип эндәштеләр. Авылдашлар бүген дә сагынып искә алып торалар үзен.

- Сез аны сагынасызмы?
- Юксынасың инде. Сәхнәдә чыгыш ясавымны әти теләде. Кечкенәдән бәйрәмнәр вакытында урындыкка бастырып җырлата иде. Иҗат юлым шул урындыктан башланды. Казанда театр көллиятенә укырга керергә дә әти белән бардым. Уку йортын кызыл дипломга тәмамладым. Телеэкраннардан минем чыгышымны күргән булса, әти бик бәхетле булыр иде. Аз гына вакыт җитмәде. Әтинең соңгы алган хезмәт хакы - 5 мең булды. Укыганда аена 3 мең акча тоттым. Әти хезмәт хакы алгач, миңа акча бирә иде. Вафатыннан соң гына, әти-әнинең авылда 2 мең сумга дөнья көткәннәрен белдем. Хәзер көненә 5 мең сумның җитмәгән вакытлары да була, ә алар ничек яшәгән икән?

- Гөлназ белән сез Гүзәл Уразова төркемендә танышкансыз, шулай бит?
-  Дөресен генә әйткәндә, Гөлназга күптән гашыйк идем. “Җырлыйк әле” тапшыруында күреп алдым да: “Бу кыз минем хатыным булсын иде”, - дип уйлап куйдым. Беренче тапкыр Габделфәт абый Сафин белән Мәскәүгә гастрольгә барганда очраштык. Тавышым бетте, шуңа күрә концертны минем урынга Гөлназ алып барды. Концерттан соң, кайтканда уеннар уйнадык.  Уенда мин, Рәфинә Ганиуллина һәм Гөлназ гына калдык. Гөлназ мафия иде. Хатын-кызлар бер-берсен яклаша бит инде. Кыскасы, җиңелдек. Ә мин җиңелергә яратмыйм. Шул вакытта Гөлназга: “Елан син”, - дип талаштык. Ул да әнисенә кайтып зарланган. Икенче елны Гүзәл Уразова төркеменә хатын-кыз алып баручы кирәк булды. Дус егет Гөлназны тәкъдим итте. “Кем булса да ярый, тик Гөлназ түгел”, - дигән идем. Алып баручы таба алмагач, Гөлназга үзем шалтыраттым. Гүзәл Уразова төркемендә эшләгәндә дә эт белән мәче кебек булдык. “Бу холкың белән кияүгә чыга алмаячаксың”, - дигән идем. Әйбәт кенә яшәп ятабыз, шөкер.

- Никах укытырга тәкъдимне Гөлназ ясаган. Сез куркып калмадыгызмы?
- Без 2-3 ай очрашып йөрдек. Гөлназ: “Никах укытып алабызмы әллә?” - диде. “Юк” дип әйткән булсам үпкәләр иде. “Уйлап карарбыз” , - дип җавап бирдем. Гөлназ әнисенә никах укытуыбыз турында әйткән. Хатын-кызлар телендә “уйлап карарбыз” – “әйе” дигәнне аңлата икән. Гөлназның да яше бара иде, мин дә начар кеше түгел (көлә). 1 июньдә казларыбызны күтәреп, Азнакайга никах укытырга киттек. Миңа иркә, романтика сорап йөри торган кызлар туры килми. Янәшәмдә көчле, үҗәт хатынны күз алдына китердем. Андый кешеләр белән мөнәсәбәтләр кору кызыграк. Уйларым чынга ашты. 

- Гөлназ социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә: “Гаиләбездә барысын да Илсур хәл итә. Кайвакыт аның сүзеннән дә куркам”, - дип әйткән иде. Чыннан да шулаймы?
- Ир-ат сүзен әйтергә туры килгән вакытлар була инде. Гел яратышып-сөешеп яшәп булмый. Кайвакыт кырыс та булам. Гөлназның сүз әйтергә курыккан вакытлары да булды. Гомумән, без бер-беребезне тулыландырып киләбез. Гөлназ бик төгәл, оештыру эшләре белән ул шөгыльләнә. График төзүгә кысылмыйм. Өйгә кирәк-яраклар алу, кибеткә йөрү – минем вазифам. Гөлназ кибеткә йөрергә яратмый. Балаларга киемнәрне дә мин сайлыйм. Һәрберебезнең көчле якларын исәпкә алдык. Киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшибез. 

- Холкыгыз авырмы?
- Ә кемнеке җиңел соң? Гаиләмә, якыннарыма тисәләр, сүзсез калмаячакмын. Күңелсез мизгелләр барыбер хәтердә уелып кала. Төрттереп әйтеп куйган чакларым булгалый. Кешеләрнең холкын, асылын тиз сизеп алам. Начар уйлары булганнарны якын китермим.

- “Сәхнәдә  артык кыланасыз”, - дип әйтүчеләр булды. Сез бу сүзләр белән килешәсезме?
- Тамашачыны алдау, сәхнәдә ясалма хисләр күрсәтү – кылану. Сәхнәдә дә, тормышта да без чын. Кара пиар ясаганыбыз булмады. Сәхнәдә тамашачыга хисләр, яхшы кәеф бүләк итәргә тырышабыз. Бер урында селкенмичә генә җырлаучы артистны да тамашачы кабул итмәячәк бит. Ясалма хисләр белән халыкның мәхәббәтен яулап булмый.

- Җырчылар өчен иҗатын популярлаштыру мөһим. Бу өлкәдә сез нинди алымнар кулланасыз?
- Җырларны телевидениегә, радиога ротациягә бирәбез. Иҗат юлын башлаганда елга бер клип төшереп, җыр чыгарсак та җитәр дип уйладык. Хәзер күбрәк эшләргә кирәк. Авылга кайткач: “Клибыгызны телевизордан күрдек. Аның өчен сезгә күпме акча бирәләр?” - дип сораучы булды. Безгә түләмиләр, без түлибез, җәмәгать. Социаль челтәрләрдә дә үзебезне тамашачыга тәкъдим итәбез. Бу мәсьәләдә Гөлназ көчле, ул бик актив. Мин күбрәк күзәтүче ролендә. Социаль челтәрләрне булачак клиентларың өчен кулланырга кирәк. Көн саен нәрсә ашаганыңны, кайда барганыңны сөйләүнең файдасы юк. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 02.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»