|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2023 Җәмгыять
Татарстанга 20 градуслы салкыннар якынлашаДекабрь башы Татарстанда климат нормасыннан салкынрак дип фаразлана. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев «Челнинские известия»гә сөйләгәнчә, республика ике өлешкә бүленгән: төньяк өлеше тискәре аномалияле зонада, ә көньяк өлеше нормаль температуралы зонада. Казан һәм Чаллы уртада урнашкан. Гомумән, озак вакытлы фараз буенча декабрьдә Татарстанда һава температурасы нормадан түбәнрәк булачак.
Шимбә көнне көндез һәм төнлә -6 градуска кадәр көтелә, якшәмбе көнне -11 градуска кадәр суыта. 6 һәм 7 декабрьдә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, озак вакытлы фараз буенча, -20 градуска кадәр салкыннар көтелә.
Фото: pxhere.com
--- |
Иң күп укылган
|