|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2023 Хәвеф-хәтәр
Биатлон комплексы директоры 6 млн сумга алданганУфада мошенниклар халыкның кесәләрен, кәшилүкләрен, банк карточкаларын бушатуны дәвам итә. Телефон аферистларының чираттагы корбаны – мәгълүматлар буенча, Черниковка микрорайонында урнашкан биатлон комплексы директоры. Аны алты (!) миллион сумга алдаганнар.
Мошенниклар гадәти схема буенча эш иткәннәр: имеш, аңа республиканың спорт министры исеменнән хәбәр килгән, аны Украинага “акчалар күчерү” җәһәтеннән тикшерәләр. Аннары директор белән ФСБ һәм Үзәк Банкның ялган хезмәткәрләре элемтәгә кергән. Аферистлар “синең счетыңны ватканнар, акчаларыңны коткарырга кирәк” дигәннәр. Нәтиҗәдә, ир җинаятьчеләр исәбенә үзенең барлык акча запасын да, кредит акчаларын да күчергән. Гомум зыян 6 млн сумнан артык тәшкил иткән.
Хокук саклау органнарындагы чыганак бу вакыйганы раслап, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылуы турында әйтә.
Фото: freepik.com
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|