поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.12.2023 Авыл

Афәт. Бруцеллез авыруы аркасында 5,5 мең баш терлек юк ителчәк

5,5 мең башка якын терлек юк ителәчәк. Әтнә районының «Тукай» хуҗалыгында бруцеллез авыруы килеп чыгу нәтиҗәсе бу. Терлекләр өчен дә, кешеләр өчен дә куркыныч булган авыру Татарстанда 30 ел күрелмәгән иде. Быел исә инде икенче очрак. Күптәннән булып, инде онытыла төшкән авырулар ни сәбәпле баш калкыта? Тагын нинди куркыныч авырулардан сакланырга кирәк? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

Сөт түгелә, маллар юк ителә 
 
«Тукай» хуҗалыгы – терлекчелектә алдынгылыкны саклап килгән Әтнә районында иң эре һәм моңа кадәр иң уңышлы эшләгән оешмаларның берсе. Комплекста 5,5 мең баш терлек бар, шуларның 2,177 меңе – савым сыеры. Гади генә сыерлар түгел. Күп сөт бирүче токымлы маллар. Хуҗалык көн саен 60 тонна сөт савып алды. Бу – районда җитештерелә торган барлык чималның 17 проценты һәм республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Рәсми чыганакларда күрсәтелгәнчә, узган ел хуҗалык 18,4 млн кг сөт савып алган, игенчелек һәм терлекчелектән 752,9 млн сум керем керткән, шуның 290,3 миллионы – чиста табыш.    
 
Бу хәл – билгеле, район өчен дә, республика өчен дә зур югалту.
 
– Агрофирма – районда иң күп сөт җитештерүче. Мондый хәл килеп чыгу бик кызганыч, сүз дә юк. Хәзер карантин игълан ителде. Инде авыруны башка хуҗалыкларга таратмас өчен, барысын да эшлибез. Югары технологияле фермаларда барысы да автоматлаштырылган иде. Кызганыч, бу гына коткарып кала алмады, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ленар Сәмигуллин.   
 
Бу хәлләр килеп чыкканчы, хуҗалык сыерларның бозау салу очраклары артуга игътибар итә һәм маллардан кан анализлары алалар. Кызганыч, анализлар терлекләрдә бруцеллез авыруы булуын ачыклый. Шул ук көнне, ягъни 23 ноябрьдә, фермадан сөт чыгару туктатыла һәм карантин кертелә. Бу территориядә терлекләрне дәваларга, кертергә һәм алып чыгарга (бары тик эшкәртер өчен булса гына ярый), сөтне алып чыгарга, кулланырга ярамый, терлек азыгын, җиһазлар алып чыгу тыела.   
 
Әлеге вакытта хуҗалыкта мөгезле эре терлекләрнең барысыннан да кан анализы алалар. Авыру табылганнары шушы бер-ике көн эчендә Дагыстанга озатылачак. Анда хезмәткәрләре бруцеллезга каршы прививка ясаткан махсус оешма бар икән. Соңгы мәгълүматлар буенча, андый сыерлар саны 700гә якын иде. Ләкин бу әле ахыргы саннар түгел. Калганнары райондагы чалу цехында эшкәртеләчәк.
 
– Хуҗалыкның авыру табылмаган малларының ите сатуга чыкмаячак, ә колбаса цехына озатылачак. Югары температурада бруцелла бактерияләре тулысынча юкка чыга. Сөтләрен исә, зарарсызландырып, түктеләр, – дип аңлатты Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.     
 
Сәбәпләре
 
Мондый хәл ничек һәм каян килеп чыгарга мөмкин? Әлегә сәбәпләрен кистереп әйтергә ашыкмыйлар. Төрле фаразлар бар: тычканнардан алып диверсиягә кадәр. 
 
– Хуҗалык читтән терлек алып кайтмаган. Шуңа күрә бу очракта кеше факторы булырга мөмкин. Авыру чыганагы терлек белән дә, техника белән дә, кеше аша да эләгә ала. Монда бик күп сәбәпләр бар, – диде җитәкче.
 
Әгәр чыганак кешеләр, техника аша башка җирләрдән килергә мөмкин икән, авыруның башка хуҗалыкларда да булуы ихтимал бит? Бу сорауга Габделхак Мотыйгуллин болай дип җавап бирде: 
 
– Мондый хәл булмас, дип әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә барлык районнар да уяу булырга тиеш. Без дезинфекция узмаган техниканы территориягә кертергә ярамавын гел әйтеп киләбез. Ферма эшчеләре санитария таләпләрен узып керергә һәм чыгарга, махсус киемнәрдән эшләргә, аннан соң аны юарга һәм дезинфекцияләргә тиеш. Ләкин мөгезле эре терлек комплексларында бу таләпләр үтәлеп бетми. Хәзер моңа тагын да зуррак игътибар биреләчәк, – диде Габделхак Мотыйгуллин. 
 
Рәсми чыганаклар терлек, кеше, техника һәм башка сәбәпләрне атасалар да, рәсми булмаганнары авыруның шушы ук территориядә урнашкан мал чалу цехыннан да килеп чыгу ихтималын инкарь итми.
 
Шәхси хуҗалыклар
 
Райондагы башка хуҗалыкларны да тикшергәннәр, бруцеллез табылмаган. «Тукай» хуҗалыгында эшләр төгәлләнгәч, шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне дә тикшерәчәкәр.  Имин булмаган торак пунктларга дүрт авыл  керә.  
 
– Халыкның кәефе начар түгел, аларга бернинди дә зыян юк, зарланучылар да күренми. Сөтләрен җыялар. Барысын да аңлаттык, каударлану, паникага бирелү дигән нәрсә юк, – дип сүзен кыска тотты Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы Сергей Порфирьев.
 
Шулай да кешеләр арасында шикләнүчеләр дә бар.   
 
– Бу хәлләр барыбызны да пошаманга салды, әлбәттә, – диде Олы Әтнәдә яшәүче исемен күрсәтмәүне сораган ханым. – Зур, яхшы хуҗалык иде. Малкайлар бик кызганыч. Авылда да күпләп терлек асраучылар шактый. Безнең үзебезнең дә ике сыерыбыз һәм үгезебез бар. Сөтне җыялар, тик без бу көннәрдә бирми тордык әле. Саклану чараларын беребез дә тиешенчә үтәми инде. Бу хәл теләсә кайсыбызда була ала. Күрәчәк булмасын.      
 
Кешеләргә дә куркыныч
 
Бруцеллез – терлекләр һәм кешеләр өчен куркыныч булган йогышлы авыру. Маллар арасында аеруча сарыклар, кәҗәләр, мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар авыруга нәзберек. Белгечләр әйтүенчә, бруцелла бактериясе азык, су һәм һава аша күчәргә сәләтле. Күп очракта авыруның билгеләре юк. Ләкин хуҗалыкта сыерлар бер-бер артлы бозау сала башлый икән, кичекмәстән анализ тапшырырга кирәк.
 
Авыру кешеләргә йогуы белән дә куркыныч. Бруцеллез терлек янында булганда, яки аның итен – пешеп бетмәгән, сөтен кайнамаган килеш кулланган очракта йогарга мөмкин. Кешеләрдә авыруның иң төп билгеләре – буыннар авырту, җенес органнары ялкынсыну.
 
Без сөйләшкән көнне Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләре «Тукай» хуҗалыгының эшчеләреннән анализлар ала иде. Нәтиҗәләре берничә көн эчендә билгеле булачагын әйттеләр.    
 
Могҗиза көтмик
 
Быел бу куркыныч авыруның республикада икенче очрагы. Сентябрьдә Яңа Чишмә фермеры Николай Скоков хуҗалыгында бруцеллез чыгып, 700 баштан артык терлеге юк ителгән иде. Аңа кадәр 30 ел булмаган авыру ни өчен янәдән баш калкытты?
 
– Россия буенча бруцеллез авыруы киң таралган. Әлеге вакытта илнең 26 төбәгендә бруцеллезга каршы вакцина ясыйлар. 43 төбәк имин түгел дип санала. Моңа кадәр сакланып килдек, менә быел гына проблемалар булды, – диде Габделхак Мотыйгуллин. –      Бруцеллез, тилчә кебек авырулар җиңел машиналарның багажнигында да керергә мөмкин. Аларны тикшереп бетерү мөмкин түгел. Әле быел гына күрше төбәкләрдә тилчәнең берничә очрагы булды. Алар белән чиктәш районнарга постлар куеп сакланырга туры килде. Шуңа күрә без куйган таләпләрне үтәү өчен вакыт килеп җитте, могҗиза көтүдән мәгънә юк.
 
Җитәкче әйтүенчә, бруцеллез гына түгел, кош гриппы, дуңгызларда Африка чумасы да беркая китмәде. Шулай ук бик куркыныч булган тилчә, нодуляр дерматит, Себер түләмәсе авырулары да терлекләргә бик зур зыян салырга сәләтле.     
 
Сорау – җавап
 
Сорау: Авыру маллардан савып түгелгән сөт башкалар өчен куркыныч тудырмыймы?
 
Җавап: Сөт дезинфекция ясалганнан соң гына түгелә, шуңа күрә башкалар өчен аның куркынычы юк.
 
Сорау: Чикләү чаралары барлык Әтнә районына кертелдеме?
 
Җавап: Әлегә тыюлар башка хуҗалыкларга кагылмый. Дүрт авыл имин булмаган торак пунктлар булып санала, аларның продукциясен чыгару тыелмый.
 
Сорау: Авыру булмаган сыерларның сөтләре сатыламы?
 
Җавап: Хуҗалыкта бруцеллез табылган очракта, аннан бер продукция дә чыгарылырга тиеш түгел.
 
Сорау: Ничек сакланырга?
 
Җавап: Читтән терлек сатып алырга теләгән очракта, башта ветеринария берләшмәләре белгечләре белән киңәшү кирәк. Малларны машина белән читтән китереп сатучылардан алмау хәерле. Ит һәм сөт ризыкларын 100 градустан да ким булмаган температурада пешереп яки кайнатып ашарга кирәк.  

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.12.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»