|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2023 Шоу-бизнес
Алия белән Ришат кемне көтә: малаймы, кызмы?Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина тиздән әти-әни булачак. Бәләкәчнең малаймы-кызмы икәнлеге дә билгеле икән. Баланың җенесен белү өчен әлеге вакытта бик модада булган шарлар шартлату, тортлар белән сыйлану булмый икән. Чөнки Ришат баланың җенесен белергә теләми. Бу хакта гаилә аларда кунакта булган блогер Равил Закировка сөйли.
Равил моңа бик аптыраган. Алия исә «Мин, минем әни, дус кызларым һәм Ришатның сеңлесе Айгөл белә», – ди. Ришатка бу хакта бала туганчы әйтергә ярамый икән.
«Ходай Тәгалә алдан белсеннәр дип яраткан булса, аның берәр «тәрәзәсе» булыр иде, ачып карарга. Шуңа тугач белербез кем икәнен», – ди Ришат Төхвәтуллин.
"Иң мөһиме исән-сау булып тусын" ди яшьләр. «Игезәкләр көтмисезме?» дигән сорауга Алия: «Юк, бер генә бала көтәбез. Әмма безнең нәселдә игезәкләр табучылар бар, булырга да мөмкин», – дип җавап бирә.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|