поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.11.2023 Җәмгыять

“Атна кич көн үлеп, җомга көн күмелсәм иде”

Минем әнием безне, өч баласын, тәрбияләп үстергәндә психолог һәм укытучы һөнәрләренә кагылышлы булган тәрбия алымнары кулланган икән дип әйтә алам.

Аның һәр сүзендә, безгә биргән киңәшләрендә олы тәҗрибә яткан икән бит. Әниемнең әбисе – Әминә, үз заманында дини яктан укымышлы кеше булган. Гарәп телендә бастырылган ул укыган Коръән сүрәләре бүгенге көндә миндә саклана. Әминә әби үз кызы Асиягә дә, оныгы – әнием Әлфиягә дә белгән сүрәләрен йокларга яткач ятлата торган булган. Асия әби гарәпчә дә, латин алфавиты белән дә укырга өйрәнә алмаган, ләкин ул әнисе өйрәткән догаларны яттан сөйли, безгә дә өйрәтә иде. Кайбер сүзләре әле дә хәтеремдә: 
 
“Тубый агач төбенә утырыр иде олтаным,
Аны күреп шөкерана кыйлыр идем, солтаным.
Шәфәгати Мөхәммәд, килер беркөн кыямәт...”
 
Әйткәнемчә, минем әбием мәктәптә белем алмаса да, үз баласына, оныкларына төпле киңәшләр бирә алды. Хезмәт сөючәнлеге аркасында уңышларга ирешкән кеше ул. Без мәктәптә укыган вакытта аның фотосы “Хезмәт ветераны” тактасында эленеп торды.
 
Бөек Ватан сугышы башлангач, сәламәтлеге нык булган, үзенең илен, гаиләсен сакларга әзер ир-атлар фронтка китеп беткән. Ә хатын-кызлар авылда ирләр урынына эшләргә калган. Сугыш афәте әлеге хатыннарның җилкәсенә күтәрә алмаслык йөк салган, ләкин алар сынмаган, сыгылмаганнар. Минем Асия әбиемә дә бу көннәрне күрергә язган икән. 
 
1941 елның сентябрендә аңа нибары 27 яшь тула. Ул әле кияүгә дә чыгарга өлгерми. Менә шул гаилә хәле аркасында күп авырлыклар күрергә туры килә аңа, чөнки урман кисәргә дә, киселгән агач төпләрен чыгарырга да, окоп казырга да баласы булмаган урта яшьтәге хатын-кызларны җибәрәләр дә инде. Ни күргәннәрен, нинди хисләр кичергәнен күз алдына китерүе дә кыен. Үзеннән дә авыр бүрәнәләр күтәреп, үгезләр җигеп, урманнан утын ташыганнарын уйлауга куркыныч булып китә. Хәзерге вакытта мондый авыр хезмәтне ир-атлар да эшләми бит.
 
“Балам булса, мин дә, башка бәхетле хатын-кызлар кебек җылы өемдә утырыр идем, зәмһәрир салкында ирләрнең дә көче җитмәгән эшләр эшләп йөрмәс идем”, – дигән уй килә аның башына. Алланың рәхмәте белән 1947 нче елның 21 декабрендә минем әниемне тудыра ул.
 
Сугыш күп гаиләләргә йөрәк кабул итә алмаслык, күңел күтәрә алмый торган олы кайгы алып килгән. Фронт сызыгына барып җиткән, канкойгыч сугышның эченә кереп, туган илен яклаган ирләрнең күбесе гаиләләре янына кире әйләнеп кайта алмаган. Шул сәбәпле ялгыз калган хатын-кызлар берүзләре ятим калган ул һәм кызларын аякка бастырганнар. Минем әбием дә баласын үзе генә тәрбияләп үстергән. Сугыштан соңгы чор кешеләренә яшәү тагын да авырлаша. Ашарга җитми, урларга ярамый, бер уч ашлык алып кайтып тотылсаң – төрмәгә утыртканнар. Менә шундый авырлыклар белән үстерә әби кызын. Кеше әйберенә тияргә, урларга ярамаганлыкны аңлатып тәрбияли ул аны. Әлфиясе мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый, үзенең яраткан әнисенең битенә кызыллык китерми.
Мәктәпне тәмамлагач, кибетче һөнәрен үзләштереп, күрше Корноухово авылында эшли башлый. Әнисен калдырып, шәһәргә китәргә җөръәт итми. Ул заманда авылларда техника булмау сәбәпле, эшкә җәяү йөреп эшли, иртән китә, кичен кайта. Шулай матур гына эшләп йөргәндә, бергә эшләгән иптәш кызы, кияүгә чыгып, шәһәргә китә. Әнием үзе генә эшләп кала. Берничә айдан кибеттә янгын чыга...
 
Бу бәхетсезлек очрагы Асия әбиемнең дә, әниемнең дә сәламәтлегенә зыян сала. Әнинең елый-елый күзләре начар күрә башлый. Әби: “Елама кызым, авылыбыз кешеләре дә, Аллаһы Тәгалә дә ярдәменнән ташламас”, - ди. Гаиләне туендырып торучы бердәнбер сыерны саталар. Акча да җыела. Шулай итеп, әнинең “өстеннән чыккан акчасы” каплана. Ярдәм кулы сузган кешеләргә бурычларын соңыннан түләп бетерәләр алар. Шул хәлләрдән соң, әнием яраткан кешесен очратып, кияүгә чыга.
 
Кызы үз тормышын корып яши башлагач та, әби аңа төпле киңәшләрен биреп тора. “Ирне ипи итеп ашамыйлар”, - ди, авырлыклар булса да түзәргә куша. Әнием әтием белән 48 ел яшәделәр. Алар арасында чын мәхәббәт иде, бер- берсен хөрмәт итеп яшәделәр алар, Аллаһка шөкер.
 
Асия әбинең үз йорты булса да, әтием белән әнием аны әле без мәктәптә укыган вакытта ук үзләре яшәгән йортка алып төшеп тәрбияләделәр. Безгә дә күз-колак булып торды ул. Әбиле өйгә мәктәптән кайтып керү дә рәхәт бит әле ул, мичкә ягылган, (ул вакытларда газ кермәгән, мичкә иртән-кичен утын ягышлы иде), җылы. Ашарга пешкән. Әби 83 яшькә кадәр, олылар әйтмешли, картлык көнен үз кызы тәрбиясендә үткәрде, әлһәмделилләһи.
 
Әнием үзе авырса да, әтиемне соңгы көненә кадәр тәрбияләп яшәде. Әтиемә 50 яшь тулгач, аның аяклары авырта башлады. Бот төбендәге шарнирлары ашалып беткән иде аның. Алыштырырга, операция ясатырга кирәк булды. Без, өч баласы, операция ясатырга дип акча җыеп бетергәч, анализлар бирергә дип, әтине Түбән Кама хастахәнәсенә алып килдек. Шунда анда шикәр авыруы таптылар. Ике ел эчендә әтиебезгә сигез тапкыр операция булды, аякларын тездән түбән кистеләр. Шул ике ел эчендә әниебез ике тапкыр инсульт кичерде. Ике ел, әтинең аяклары төзәлеп беткәнче, аның алдына тезләнеп, көн дә перевязка ясады.
 
Шул авырлыкларны үтеп яшәп яткан көннәрдә, әтинең сеңлесе обширный инфаркттан үлеп китте, бер төн эчендә алты яше дә тулырга өлгермәгән оныгын югалтты. Нервалары хәйран гына какшады.
 
Сонгы тапкыр суккан инсульт аны безнең арабыздан бөтенләйгә алып китте. Инсульт “стволовый” иде бу юлы, хәрәкәт тә, тел дә бетте. Кырык дүрт көн Казаннын РКб хастаханәсендә ятты.
 
Атна кич көн үлеп, җомга көн күмелде әниебез. Әнисе теләгәнчә... Асия әбинең шулай дип теләгәнен үз колагым белән ишеткәнем бар иде, менә аның сүзләре: “Атна кич көн үлеп, җомга көн күмелсәм иде”. Менә сина, тели белсәң теләк...
 
Гөлнара Шакирҗанова
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 29.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»