поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.11.2023 Хәвеф-хәтәр

"Мин урманда, гафу итегез мине..."

Узган атнада Мәскәүнең “Лосиный Остров” паркында сөйгән кызы белән талашканнан соң 23 яшьлек егет югалган. Аны эзләүче волонтерлар квадрокоптерлар һәм этләр җәлеп иткән.

SHOT Telegram-каналы язуынча, Иван Д. җомга көнне дуслашып йөргән кызы белән җитди әрләшкән. Моннан соң кәефе төшкән егет телефонын сүндергән һәм төнге сәгать берләр тирәсендә элемтәгә чыкмый башлаган. Икенче көнне “Лосиный Остров” паркы тирәсендә аның эш машинасы табылган, машина эчендә: “Мин урманда, үле, гафу итегез”, – дигән язу булган.  
 
Иванның коты очкан туганнары “Лиза Алерт”ка мөрәҗәгать иткән. Актвистлар белән коткаручылар, эт ияртеп, парк тирәсеннән аны эзли башлаган, урман өстеннән коптер очырганнар. Егетнең туган-тумачасы аны исән табуга өметләнгән.
 
Икенче көнне коткаручылар һәм волонтерлар дөнья бетереп эзләгән егет үзе исән-сау табылган. Чынында ул, сөйгәне белән талашкач, кызу каннан  Обнинскига киткән һәм бу хакта беркемгә дә әйтмәгән.  
 
Соңрак ачыклануынча, үлем алды язуы белән машинасын  урман янында калдырган 23 яшьлек Иван  барысын да алдаган. Якшәмбе көнне ул үзе  аны эзләүчеләр белән ватсап аша элемтәгә чыккан һәм әлеге вакытта Калуга өлкәсендә булуын хәбәр иткән. Егет шундый сәер рәвештә үз шәхесенә игътибарны арттырырга һәм сөйгәнен кайгырырга дучар итәргә теләгән, күрәсең.
 
Яшьләр бигрәк акылсыз шул, күпме кешене бер дә юкка аякка бастырганнар. Көяләнгән туганнарын әйтеп торасы да юк... 
Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
 
 
 
 

---
Өмет
№ --- | 27.11.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»