поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.11.2023 Шоу-бизнес

Ильяс Минһаҗев: «Безнең төркемне таркала дип уйлаучылар булды»

Продюсердан китү авырмы? Арзанлы пиар белән сыйфатлы пиарның аермасы нәрсәдә? Бүген популяр булган җырларга нәрсә җитми? Бу һәм башка сорауларны «MINGAZOV» беренче татар кавер-төркеменең солисты һәм җитәкчесе Ильяс Минһаҗевка бирдек. Авторлык хокуклары, җырларны бозу һәм якын кешеңне кичерү турында сөйләштек.

– Күптән түгел төркемнең продюсерсыз эшли башлавын игълан иттегез. Моның сәбәбе нидә?
 
– Кешене ямьсез итеп күрсәтәсем, аңа пычрак атасым килми. Әмма шунысы факт: продюсердан (Роман Тушев турында сүз бара. – Авт.) бөтен командабыз белән киттек. Сәбәпнең кемдә икәне аңлашыладыр инде. Бу адымга барганчы, бик күп тапкырлар сөйләшеп карадык – безне ишетүче булмады. Бер еллап бара инде бу бәхәс. Яшерен-батырын түгел: араларны өзүдә финанс мәсьәләсе дә, аның безгә карата мөнәсәбәте дә роль уйнады. Без бит контрактсыз эшләдек. Ягъни теләсә кемнең теләсә кайсы вакытта төркемнән китәргә хакы бар иде. Ләкин төркемнең социаль челтәрләреннән алып, бергә эшләгән елларда тегелгән костюмнарына кадәр файдалану хокукын продюсер белән килешү нигезендә сатып алырга туры килде.
 
– Зур суммагамы?
 
– Әйе. Ул күпкә зуррак иде. Булды инде анда хәлләр… Әйтәм бит, барысын да сөйлисем килми.
 
9 яшьлек чагымда әти белән әни аерылышты. Шул чакта әти: «18 яшең тулганчы, мин сиңа алимент түлим, соңыннан син миңа түләячәксең», – диде. Әти исән-сау, мин инде аны кичердем. Романнан да төрле сүзләр ишеттем, әмма аңа да үпкәм юк. Мин андый кеше түгел.
 
– Димәк, хәзер төркемне син җитәклисең?
 
– Әйе. Продюсерның барлык вазыйфалары да миңа күчте. Әмма үземне продюсер дип атарга теләмим. Бу исем нәрсә бирә инде? Әлегә үз өстемә алган җаваплылык турында гына уйлыйм. Ярый әле янымда ярдәм итәрдәй кешеләрем бар…

– Татар эстрадасында продюсер белән «аерылышу»ны үз файдасына боручылар, моннан пиар-кампания ясаучылар булмады түгел. Ә сез бу форсаттан файдаланмадыгыз.
 
– Безгә андый юл белән танылу кирәкми. Барысын да ничек бар, шулай сөйләсәң, телдән төшмәс тә идек, бәлки. Артист өчен пиар – кирәк нәрсә. Ләкин аның арзаны бар, уйланып эшләнгәне бар.
 
Кызганыч, татар эстрадасында арзанлы пиар күбрәк. Бик җитди проблема бу. Андый пиарда барыбер кем дә булса ямьсез итеп күрсәтелә, кемдер гаепле кала. Сыйфатлы, нигезле, нәтиҗәле пиар-кампанияләр күбрәк булсын иде. Бүгенге заманда ансыз булмый.
 
– Төркемнең продюсердан китүе турында белдергәч, күп тә үтми, концертыгыз булачагын игълан иттегез. Югыйсә син сөйләгән вакыйгалардан соң хәл алырга вакыт кирәк булгандыр. Февральдә булачак концертыгыз – «Без үзебез дә булдырабыз», – диюегезме?
 
– Күпмедер дәрәҗәдә. «Пирамида»да концерт кую – күптәнге хыялым. Продюсер белән эшләгәндә, бар нәрсә дә син теләгәнчә булмый бит. Шуңа, озакка сузмыйча, тәвәккәлләргә булдык. Безнең төркемне таркала дип уйлаучылар булды. Бу концерт моның киресен раслар, үсешебезнең киләсе баскычы булыр дип өметләнәм. Безнең максат, миссия – татар җырларын үстерү, ретро җырларны, халык җырларын яшьләр тыңларлык итеп башкару. Концертыбызның форматы да яшьләр өчен аеруча кызыклы булыр дип уйлыйм.
 
– Соңгы арада авторлык хокуклары турында күп сөйләшәбез. Сез башка артистларның җырларын башкарасыз, репертуарыгыз танылган җырлардан тупланган. Хокукый яктан бу мәсьәләне ничек көйлисез? Теге яисә бу җырны башкарыр өчен рөхсәт аласызмы?
 
– Кавер-төркем булгач, андый рөхсәт алу кирәкми. «Кавер» – теге яисә бу артистның җырын яңартып җырлау дигән сүз. Әмма моны аңламаучылар да бар. Бер җырны, сатып алу түгел, башкару хокукы өчен генә дә 2 млн сум акча сораучы булды.
 
– Җырларны бозып җырлыйсыз, диючеләр бармы?
 
– Социаль челтәрләр буенча карасаң, фикер калдыручыларның нибары 1 процентыдыр. Аллага шөкер, иҗатыбызны яратучылар күбрәк.
 
– Сезнең репертуарда бүген популяр булган җырлар бик күп түгел. Сәбәбе нәрсәдә?
 
– Күңелгә ятмый, диимме соң… Мәгънәле җырлар башкарасы килә. Мин бүгенге эстраданы аңлап җиткермим. Блогерлар да җырлый башлады бит… Җырның сүзләренә, мәгънәсенә игътибар итүче аз. Ә бит син җырың белән халыкка ниндидер фикер җиткерергә, анда ниндидер хис-кичереш уятырга тиеш. Җырны вокаль яктан дөрес башкару һәм үтемле итеп җырлау – бер үк нәрсә түгел. Ул яктан тәҗрибә бик зур роль уйный.
 
– Ничек уйлыйсың, таланты булып та, таныла алмаган яшь җырчыларга нәрсә комачаулый?
 
– Хәзер кайда да акча кирәк. Кемгәдер шул комачауларга мөмкин. Ә кайберәүләр, эстрадага килеп кергәндә үк, акча эшләүне максат итә. Бу – шулай ук дөрес түгел. Максат башка булырга тиеш. Аннан соң, кемнәрдер үзләренә ышанып бетми. Бәлки, яннарында «Син булдыра аласың!» – дип торучылар юктыр.
 
Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.11.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»